Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:49

«Татарстан» һава ширкәтенә Европага очу чикләнә


"Татарстан" һава ширкәте очкычы

"Татарстан" һава ширкәте очкычы

3 ноябрьдән Росавиация “Татарстан”, “ВИМ-авиа”, “Дагестанские авиалинии”, “Якутия” һава ширкәтләренә Европага очуны чикләде. Бу хакта “Бизнес-Онлайн” хәбәр итә.

Европа Берлеге вәкиле Сорен Либориус белдергәнчә, әлеге һава ширкәтләрнең эшчәлегендә шактый җитешсезлекләр табылган. Бүген Европа Комиссиясенең баш фатирында Русия һава ширкәтләренең чартер очышлары мәсьәләсе дә тикшерелде. Европадагы шәһәрләргә очкан вакытта аларның гомум таләпләрне үтәвен карап барганнар.

“Татарстан” һава ширкәтенең коммерция бүлеге башлыгы Лазар Илиев Европага чартер рейсларының гына чикләнүен әйтә. Даими рейслар әлегә үзгәрешсез кала.

XS
SM
MD
LG