Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:56

Берлускони белдерүеннән соң хиссә бәяләре артты


Сильвио Берлускони

Сильвио Берлускони

Италия хөкүмәте башлыгы Сильвио Берлускониның, ил парламенты икътисади реформа турындагы канунны кабул иткәч, вазыйфамны тапшырам дип белдерүе, дөнья базарындагы хәлне үзгәртте. Хиссә бәяләре югары күтәрелде.

Атна башында Берлускони вазифасыннан китү мөмкинлеге турындагы сүзләрне кире какса да, вакыйгалар башка төсмер алды.

Италия парламентының югары һәм түбән пулатында икътисади реформага тавыш бирү шушы айда узарга тиеш.

Берлускони белдерүенчә, ул вазифасын тапшыргач, вакытыннан алда сайлау булачагы игълан ителәчәк. Әмма оппозиция исә милли берлек хөкүмәте булдыру яклы.

Италия президенты Джордж Наполитано яңа бюджет планы кабул ителгәч, барлык сәяси фиркаләр белән киңәшеп эш итәчәген әйтте.

XS
SM
MD
LG