Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Иминлек Шурасы әгъзалары Фәләстин мәсьәләсендә килешә алмый


Берләшкән милләтләр оешмасы Иминлек Шурасы әгъзалары Фәләстин мәсьәләсендә килешә алмый. Фәләстин исә Берләшкән Милләтләр Оешмасына суверен дәүләт булып керергә тели.

Кичә Фәләстин автономиясе тышкы эшләр министры Рияд әл-Мәлики АКШ-ны Шурадагы вәкилләргә басым ясауда гаепләде. Аның фикеренчә, шул рәвешле аларның теләге үтәлми килә.

Элегрәк АКШ исә үз вето кулланачагын белдергән иде. Алар фикеренчә, Фәләстин дәүләтенең бәйсезлеген Израиль белән булган барлык бәхәсле мәсьәләләрне хәл иткәч кенә таныячаклар.

Киләсе атнада “якын көнчыгыш квартеты” вәкилләре Израиль һәм Фәләстин җитәкчелеге белән очрашулар үткәрергә җыена. Төп максатлары– тынычлык, татулык урнаштыруны тизләтү.

Сишәмбе АКШ дәүләт департаменты вәкиле Виктория Нуланд, һәр як өч ай эчендә иминлек өлкәсендә һәм территориаль бүленештә яңа тәкъдимнәр кертергә тиеш, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG