Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең “Фобос-Грунт” галәм станциясендә көтелмәгән хәл


Соңгы 15 ел эчендә Русия планета ара өйрәнүгә беренче омтылышын ясый. Тик әлеге эш-гамәл уңышсызлыкка очрый.

Роскосмос җитәкчесе Владимир Поповкин хәбәр итүенчә, Байканур галәм аланыннан “Фобос-Грунт” планета ара станциясен очырганда көтелмәгән хәл килеп чыга. Галәм аппаратының идарә системасы эшләми башлый.

Поповкин сүзләренчә, станция терәк орбитага чыгарылган. Тик алга таба уңышлы эшләү өчен очыш програмын үзгәртергә кирәк. Белгечләргә әлеге аппаратны төзәтү өчен ике атнага якын вакыт узарга мөмкин, ди галәм идарәсе вәкилләре.

“Фобос-Грунт”ның максаты - Марс иярчене Фобосны өйрәнү һәм җиргә аның туфрагын алып кайту.

“Фобос-Грунт” "кызыл планетага" 2012 елның сентябрендә барып җитеп, 2014 елның августында җиргә кайтырга тиеш булган.
XS
SM
MD
LG