Accessibility links

Кайнар хәбәр

9 ноябрь – Берлин дивары җимерелгән көн


Берлин дивары өстендә Көнчыгыш Германия хәрбиләре, ноябрь 1989
Берлин дивары өстендә Көнчыгыш Германия хәрбиләре, ноябрь 1989
Берлин дивары көнчыгыш алманнарның Көнбатышка агылуын туктату максаты белән 1961 елның 13 августында төзелә башлый. Ул вакытка Көнчыгыш Германиядән Көнбатышка инде 3 миллион чамасы кеше китеп өлгергән була.
Диварның нинди булганын монда карап була: Deutsche Welle анимациясе

Берлинның көнчыгыш белән көнбатыш өлешләрендә чикләр урнаштырыла, шәһәрнең ике өлешен тоташтырган метро юллары ябыла. Көнчыгыш Берлин чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алына, шуннан соң бетон блоклардан дивар корыла башлый.

Еллар дәвамында дивар биегәя, аны саклау тәртибе дә катлаулана бара. Диварның озынлыгы 155 чакрым тәшкил итә.

Берлин дивары 1989 елның 9 ноябрендә җимерелә.

9 ноябрь – Берлин дивары җимерелгән көн
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:14 0:00
йөкләү
Әлеге архив видеоязмада дивар төзелә башлаган көннәрдән алып аның җимерелүенә кадәр булган тарихи вакыйгалар сурәтләнә.
XS
SM
MD
LG