Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарчонок”тан капитанга әверелгән Марат Кәлимуллин


Марат Кәлимуллин яшь спортчылар арасында
Марат Кәлимуллин яшь спортчылар арасында

8 ноябрьдә Балык Бистәсе районының Ямаш авылы мәктәбендә Ярославльдә һәлак булган “Локомотив” хоккей клубы уенчысы Марат Кәлимуллинны искә алдылар. “Локомотив” хоккей такымы авиаһәлакәтеннән алтмыш көннән артык вакыт үтте.


Ямаш мәктәбендә очрашу үткән залда узган ел укучылар Маратның үзе белән сөйләшкән булганнар. Бу юлы исә бирегә Маратның әтисе Нотфулла абый килде.

Маратның әнисе Рәмзия апа Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылыннан булса, Нотфулла абый тумышы белән Норлат районы Октябрина авылыннан икән.

Нотфулла Кәлимуллин укучылар белән очрашуга Маратның барлык медальләрен, узган ел уйнаган амунициясен, кәшәкәсен, фотоальбомнарын алып килгән иде. Шушы фотоальбомнар укучыларда бигрәк тә зур кызыксыну уятты.

Анда хоккейчының туган көненнән алып, үлгәнчегә кадәр диярлек булган сурәтләре тупланган. Кечкенә Маратның туганнары-авылдашлары белән төшкән фотолары дисеңме, авылда каз-үрдәкләр янәшәсендә малайлар белән уйнавы дисеңме, хоккейдагы беренче адымнары дисеңме – бар да күздән яшь китерерлек.

Шушы ук фотоальбомнарга карагач, Кәлимуллинның кече яшьтән сабан туйларын яратып яшәгәненә игътибар итәсең. Менә ул атка утырып йөгерә, менә ул милли бәйрәмебездә кулына сөлге тотып, көрәш мәйданына чыга һәм бүләк ала.

Марат Кәлимуллин
Марат Кәлимуллин
“Сабан туйларына кайткач та, “әти, мин көрәшергә чыгам” дип әйтә иде. Ир-егетлек сыйфатлары шунда – көрәш мәйданында формалаша башлады да инде”, ди әти кеше, малаен беренче тапкыр мәйдан уртасына этә-төртә кертеп җибәрүен искә алып.

Марат быел да кайткан булган Сабан туена. Иң элек алар бөтен гаиләләре белән әтисенең туган авылы Октябринага җыелган. Баксаң, бу авылда татарның милли бәйрәме инде күптән уздырылмаган була.

Шушы төбәкнең бер мәрхәмәтле кешесе, ниһаять, авылдан чыккан барлык туган-тумачаны җыярга булган. Фотоларда Марат әбисе белән кочаклашып утыра, туганнары белән уеннарда катнаша, үзен таныганнарга култамга тарата.

Югары Тегермәнлеккә дә кайта ул. Туксанга җитеп килүче бабасы Хәмит һәм әбисе Рәхиләне машинасына утыртып, мәйданга алып төшә, анда да күп итеп календарьләр, футболкалар бүләк итә.

“Татарчонок”тан капитанлыкка

"Мин үзем хоккейны бик ярата идем, авылда чакта шугалаклар ясап, җенләнеп йөргәнем һич исемнән чыкмады, шуңа да малайларымны хоккейчы итәсем килде", дип искә ала Нотфулла абый.

"Башта зур малайны бирдем хоккейга. Тольяттида яшәгәч, әлбәттә, “Лада”ның спорт мәктәбенә алып бардым. Тик Вадим өч көн йөгергәләп йөрде дә, “бүтән бармыйм” дип кайтты.

Марат исә үзе, җиде яше тулгач, “яздыр мине, яздыр” дип, берәр атна арттан елап йөрде. Минем күңел бераз суынган иде инде. Рәмзия “әйдә йөреп карасын соң” дип, барыбер яздыртты.

Моңарчы тимераякка басып та карамаган малай ике көннән бозда йөреп, барысын да шаккаттырды. Бер атнадан инде малайлар белән уйный башлады. Минем теләк янә яңарды һәм үзенә форма алып бирдем. Алты айдан инде командасы белән беренче турнирга китте”.

Нотфулла абыйның сүзләренә караганда, Маратка төп составка эләгү өчен армый-талмый эшләргә дә эшләргә, шактый кыенлыкларны җиңәргә туры килгән. Бу турыда ул болай ди:

“Аны шактый гына күрмәмешкә салынып йөрделәр кебек. 10 яшендә бугай, өйгә кайтты да, “мин бүтән хоккейга бармыйм!” дип белдерде. Аптырап калдым, ни булды дип сорыйм. “Мине һаман татарин, татарчонок дип үртиләр”, ди бу.

“Малайлар арасында татарлар да, чуашлар да, мари-мордвалар да бар, бар да рус түгел бит. Син үзеңне күрсәт башта, хөрмәт итәргә өйрәт үзеңне”, дидем шунда. Шөкер, шуннан соң икеләтә-өчләтә тырышып шөгыльләнә башлады, унике яшендә инде шушы “татарчонок”ны капитан итеп сайладылар.

Берзаман акча түләмәү сәбәпле, төп командадан алдынгы уенчылар башка клубларга күчә башлады. Менә шул вакытта Петр Воробьев аны да уйната башлады. 17-18 яшьлек мыегы да чыкмаган “Лада” малайлары белән Континенталь Кубокны алып кайттылар.

Шуннан бездәге хәлләр бөтенләй начарлангач, “Локомотив”ка күчте. Анда да бераз төп составка эләгә алмыйча йөргәч, аны чехияле тренер Владимир Вуйтек күреп алды һәм һәрдаим уйната башлады.

“Марат татарча сөйләшә идеме?” дип сорыйм мин. Әмма бу сорау минем өчен генә кызык икән. Чөнки авыл малайлары бу турыда инде хәбәрдар. “Без өйдә гел татарча сөйләшә идек, авылга да еш кайта идек бит. Авылдан шәһәргә килгәч, андагы дуслары белән татарча сөйләшеп йөри иде әле”, ди Маратның әтисе.

Марат та “Ак Барс”та уйнарга хыялланган

Заманында Нотфулла Кәлимуллин Тольяттига апасы янына киткән, автозаводка эшкә урнашкан, шунда гомер кичерә. Хатыны белән дә очраклы танышканнар.

“Сеңлем Казанда Рәмзия белән эшли иде. Берзаман авылга кайттылар безгә, мин дә анда идем, шунда таныштык. Маратыбыз 1988 елның 12 августында туды. Минем әниләр Кама Аланына күченеп китте. Анда шул ук шәһәр бит инде, ә безгә авыл һавасы кирәк. Шуңа да кече яшьтән Маратны Тегермәнлеккә, сирәгрәк булса да, Октябринага алып кайта идек”, ди ул.

Марат Кәлимуллин (у). Ямаш авылы мәктәбендә узган очрашу, 2010 ел
Марат Кәлимуллин (у). Ямаш авылы мәктәбендә узган очрашу, 2010 ел
Берзаман “Ак Барс”та татар егетләрен җыю турында сүз кузгалган иде. Бер “Локомотив” белән уеннан соң Мараттан һәм тагын бер татар егете Александр Галимовтан Казанда уйнарга теләгегез юкмы, дип сораган идем. “Чакырсалар, киләбез” дигән иде икесе дә. Баксаң, Марат та “Ак Барс”та уйнарга хыялланган.

“Лада” таралып барганда, “Ак Барс” аннан Бодров белән Захарчукны алды. Шунда минем бик нык ачуым чыккан иде Маратны алмаганнарына.

Түбән Камага да барырга нияте бар иде, әмма “Локомотив” өлгеррәк булып чыкты. “Нефтехимик”тан Рафик Якупов чакырганда, ул инде Ярославльгә киткән иде”, ди бу уңайдан мәрхүм хоккейчының әтисе.

Хөкүмәт ярдәм итәргә ашыкмый

Нотфулла абыйның Як-42 очкычы һәлакәте турындагы имеш-мимешләргә әллә ни исе китми. “Әйе, әллә нинди язмаларны күрсәтәләр, пилотларны гаепли башладылар. Әмма билгеле булмаган нәрсәләр бик күп әле. Безнең хокукларны яклаучы юристлар да шулай ди. Дөресен әйткәндә, хәзер барыбер инде, чөнки улым юк. Дөреслек тантана итеп, улымны кайтарып булса икән...”, ди ул.

Бу хакта Нотфулла абыйның әллә ни сөйләшәсе килмәгәне сизелеп тора. Ахырдан, икәүдән-икәү генә калгач та, мин аңа шул ук сорауны бирдем. Бу юлы инде Маратның әтисе самолетның төзек хәлдә булганын, гаепне пилотларга гына ташлап калдырмаска кирәклеген искәртте.

Очкыч Минск каласына 6 сентябрьдә үк очарга тиеш булган, һәрхәлдә, Марат әти-әниләренә шулай дип әйткән була. Әмма ул көнне очарга рөхсәт бирмәгәннәр.

Нотфулла абый очкычның һәлакәткә очравы турында сеңлесе аша гына белгән. “Мин эштән кайткан идем. Шушы көнне КХЛдагы беренче уен – “Салават Юлаев” белән “Атлант” очрашуын карарга әзерләнеп йөрдем. Шалтыратулар булган, әмма кәрәзле телефонны сүндергән идем.

Шуннан сеңлем өйгә шалтырата: “Абый, хәбәрләрне карыйсыңмы?” ди. “Юк”, дигән идем, “кабызыгыз инде тизрәк” диде дә, елый башлап, телефонны куйды. Кабыздым, шуннан барын да белдем. Иптәшемне алдым да, Ярославльгә киттек. Маратка әллә ни булмаган, битендә шрам гына бар иде, мөгаен, башы белән бәрелгән булгандыр.

Ә менә хөкүмәт вәгъдә иткән матди ярдәмнең әле дә булмаганын ул яшереп тормый. “Нигездә, андый ярдәмне Ярославль шәһәре, өлкәсе, бераз Самара өлкәсеннән алдык. Ә менә страховка мәсьәләсендә кыенлыклар туды бугай. Ниндидер сәбәпләр табалар, менә безгә хат җибәргән иделәр, янәсе, без үзебез ярдәмгә мохтаҗ булсак кына, алар страховканы түләргә тиеш икән.

Андый категориягә керүчеләр инде шактый җыелган дип беләм. Кыскасы, түләргә теләмиләр. Клубка рәхмәт, ничек тә ярдәм итәргә тырышалар, инде шул ук иминиятләштерүчеләрне мәхкәмәгә бирергә җыеналар, ахры. Әйе, Медведев белән Путин да “как положено все выплатить, помочь!” дип әмер биргән иде, әлегә берни күренми...”

Нотфулла Кәлимуллин әле аңга килеп кенә бара. Улының үлеме аның башындагы чәчләрен шактый агарткан. Рәмзия апа әле дә авыр хәлдә ди. Сугышларны кичкән Маратның Хәмит бабасы белән Рәхилә әбисе дә фаҗигадән соң сулып калганнар.

Әйе, Марат Кәлимуллин һәм аның иптәшләре вафатына инде ике айдан артык вакыт узды. Тора-бара әлеге фаҗига дә онытылыр. Иң мөһиме, Марат кебек егетләребез онытылмасын иде. Казанда, Чаллыда, Балык Бистәсендә, Ямашта, Норлатта моның өчен барын да эшләрләр дигән өметтә калабыз.
XS
SM
MD
LG