Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:20

Телләре ачылмаган милләттәшләр


Русия төбәкләрендә яшәүче яшь татар лидерлар милли матбугатны, татар интернетын яхшылап куллану өчен туган телне дә, мәгълүмат чыганакларын да яхшырак өйрәнергә тели. Бу өметләр кайчан акланыр?


Римзил Вәли. Менә 20 елдан артык татар дөньясын барлар өчен төрле илләргә, төбәкләргә барабыз, милләттәшләрне кунакка чакырып, шалтыратып аларның хәлен беләбез. Иң еш әйтелгән теләк яки шикаять – туган телдәге китаплар, газет-журналлар булмау яки озак килү, татарча театрны карамау, яңа җырларны ишетмәү.

Ләкин хәзер атналар буе Казаннан газет, мөһим хәбәр көтеп утырасы юк. Кесә телефоны, электрон почта аша хәбәрләшү гадәткә керде. Иярченле телевидение һәм "Азатлык" радиосы татарча тапшырулары, СD һәм DVD тәлинкәләрдән җыр-биюләр, спектакльләр, мәдәни чаралар язмаларын тыңлау яки карау бер тә кыен яки кыйммәт түгел.

Шуның өстәвенә глобаль интернет челтәренең татар өлеше милләтебезне бер табынга җыя. Vkontakte, Facebook кебек социаль челтәрләрдә меңнәрчә татар-башкорт, төрки кардәшләр утыра.

Милли мәдәниятләрне йотучы глобализация үзе милли телдә сөйләшергә, аны өйрәнергә теләүчеләргә очсыз яки бушлай форсатлар тәкъдим итә. Сөйләш, яз, аралаш, җырла, үзең булдыра алганча. Скайп аша күреш, сөйләш теләгән кеше белән. Иң мөһиме – татарча эшләүче интернет сайтларның күплеге.

Татар-информ, Интертат кебек рәсми сайтларның татарча бүлеге, газетларның электрон версиясе, татар авыллары, мәктәп-гимназияләрнең татарча интернет сәхифәләре бар. Бер дә булмаса, ярым татар, ярым рус, инглиз, төрек сәхифәләре эшли, Белем.ру кебек мәгърифәт сайтлары бар. Кулланамы бу мөмкинлекләрне алдынгы татар яшьләре? Газета-журнал, китап тотканы бармы аларның?

Бүгенге түгәрәк өстәл сөйләшүендә күптән түгел Казанга җыелган балалар оешмалары лидерлары катнаша. Аларның туган телне белү дәрәҗәләре дә, дөньяга карашлары да, милләтне саклау мөмкинлекләренә мөнәсәбәтләре дә төрле.

Әстерханнан килгән Карина, Камышлы кызы Гүзәлия, Ижаудан килгән Тимур, Мария, Артем, Тольяттидан килгән Адилә, Оренбур өлкәсе Әсәкәй районы егете Фаил, Төмән кызы Люция татар телен, әдәбиятын белү өчен интернетны, милли басмаларны ничек куллана икән?

Карина Кадерметова, Әстерхан. Яшьләр татар сәхифәләренә бик керми һәм татар интернеты белән кызыксынмый. Чөнки аның ихтыяҗы юк. Татар сәхифәләрен кулланыр өчен башта татар телен өйрәнергә кирәк. Мин үзем татарча бераз аңлыйм, әмма сөйләшә алмыйм.

Кайвакытта интернеттан татар җырларын йөкләп тыңлыйм. Әстерхандагы татар теле сезнекеннән бик аерылып тора. Миңа сезне аңлау кыен. Өйдә без русча сөйләшәбез.

Гүзәлия, Самар өлкәсенең Камышлы районы. Кирәк чакта, мин Яндекста мәгълүмат эзлим. Вконтактеда бик күп татарча фильмнар, аудио бар.

Мәктәптә без шигырьләр, төрле әсәрләрдән өзекләр укыйбыз. Минем аларны тулысынча укыйсым килә. Кыскартылган әсәрләрдә кызыклы моментлар төшереп калдырылган.

Тимур Мурзагитов, Ижау шәһәре. Башка төбәкләрдә ничектер, әйтә алмыйм. Әмма Ижауда татар милләте артта калган дигән калып яши. Шуның өчен яшьләр арасында татар матбугаты һәм интернеты актуаль түгел. Аннары шул ук яңалыкларны рус телендә дә белеп булганлыктан, татар телендәгеләргә ихтыяҗ юк.

Мария, Ижау шәһәре. Мин Тимур белән килешмим. Ижауда татар матбугатына ихтыяҗ юк дип әйтмәс идем. Чөнки республикада чыгып килүче “Яңарыш” газетын күпләр алдыра. Минем яшьләр арасында да татар интернетын кулланучыларны беләм.

Үзем исә интернеттагы татар сәхифәләренә керсәм, әниемнән тәрҗемә итүен сорыйм. Чөнки үзем әйткәнне аңлыйм, әмма сөйләшә алмыйм. Татар китапларын исә китапханәләрдә табуы кыен. Без “Иман” татар яшьләре клубына баргач кына, татар китапларын укый алабыз.

Артем Коновалов, Ижау шәһәре. Мин Мария белән килешеп бетмим. Ижауда татар китапларын табып була. Әмма андый урын берничә генә. Әйтик, 6нчы татар гимназиясендә һәм 55нче урта белем бирү мәктәбендә татар китаплары да, газет-журналлар да җитәрлек.

Әмма бу мәктәп укучылары һәм укытучылары аларның читкә таралуына юл бирми. Мин үзем татарча бик начар аңлыйм һәм сөйләшмим. Аны өйрәнергә дә мөмкинлек юк, аннары минем теләгем дә зур түгел.

Тимур Мурзагитов, Ижау шәһәре. Артем һәм Мария әйткән сүзләр белән килешәм. Безнең гаиләдә әби белән бабай гына татарча сөйләшә. Әтием белән әнием исә начар сөйләшәләр. Минемчә, төрле татар иҗтимагый оешмаларына йөрүчеләр һәм аларның балалары телне өйрәнә ала. Чөнки анда мөмкинлекләр бар.

Минем кайбер дусларым, телне өйрәнергә теләкләре булса да, милли оешмаларда катнашмаганлыктан өйрәнә алмый. Минем үземнем дә татар телен өйрәнәсем килә, әмма мин нәрсәдән башларга белмим. Авылга кайткач, әби белән бабай миңа өйрәтергә тырыша, әмма миңа ул бик кыен бирелә.

Адилә Сафина, Тольятти шәһәре. Минемчә, кешеләргә татарча дәресләр уздырырга кирәк. Мин татар теленнән сүзлекне озак эзләдем. Кибеткә шалтыратып, Казаннан миңа татарча-русча сүзлек алып килегез дип сорадым. Әмма ул кечкенә килеп чыкты. Аннан мин интернеттан сүзлекне таптым һәм “Ялкын” журналын тәрҗемә итә башладым.

Фаил Рамазанов, Оренбур өлкәсе. Бездә татарча газетлар бик чыкмый. Авылыбызда бер-беребез белән татарча сөйләшәбез. Мәктәптә татар телен алып баралар. Китапханәдә татар китаплары бар.

Римзил Вәли. Интернетта татарча сәхифәләргә кергәнең бармы?

Фаил Рамазанов, Оренбур өлкәсе. Юк, анда керергә вакытым юк.

Римзил Вәли. “Яңа вакыт” газетын күргәнең бармы?

Фаил Рамазанов, Оренбур өлкәсе. Юк.

Римзил Вәли. Ул бит Оренбурда чыга. Социализм заманында өлкәләрдә татар газетларының чыкканы юк иде. Хәзер бар.

Люция Миняева, Төмән шәһәре. Минем үзем татар мәктәбендә белем алам. Мәктәп китапханәсендә татар китаплары да бар. Әдәбиятта без татар әсәрләрен укыйбыз, шигырьләр ятлыйбыз. Татар теленнән исә диктантлар язабыз. Татар газетларын күбрәк олылар укый. Өйдә әти-әни татарча сөйләшә, әмма мин татарча яхшы аңласам да, сөйләшә алмыйм.

Римзил Вәли. Татарча бер шигырь сөйләп бирмәссеңме?

Люция Миняева, Төмән шәһәре. Мин татарча начар сөйләшәм. Мин аңлыйм, әмма сөйләшә алмыйм.

Яшь лидерлар мәктәбендә дәрес

Яшь лидерлар мәктәбендә дәрес

Айсылу Мусина, Мари иле. Бүген яшьләрнең күбесе татар теле кирәк икәнлеген аңламый. Туган телне күбесе белми.

Римзил Вәли. Син тырышасыңмы?

Айсылу Мусина, Мари иле. Тырышам. Өйдә әти-әни белән татарча сөйләшәм.

Газизә Мөхәммәдиева, Новосибирски. Татар үзәгендә татар китапханәсе шактый зур. Аннан китапларны алып уку мөмкинлеге бар. Өйдә исә берничә русча-татарча сүзлек бар. Минем бөтен туганнарым татарча сөйләшә, әмма мин абыем белән сөйләшмим, бераз гына аңлыйбыз. Авылга әби янына кайткач, бик начар гына татарча сөйләшкәнем бар.

Римзил Вәли. Авылыгыз кайсы якта?

Газиза Мөхәммәдиева, Новосибирски. Томски өлкәсе, Батурино авылы.

Руслан Абдершин, Новосибирски. Мин дә күпләр кебек, татарча аңласам да, сөйләшә алмыйм. Әлбәттә, телне өйрәнергә теләгем бар.

Римзил Вәли. Татарча берәр шигырь өйрәндеңме?

Руслан Абдершин, Новосибирски. И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле, дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы!

Тимур Сафин, Самар өлкәсенең Камышлы районы. Татарча сөйләшер өчен, кеше татар җәмгыятендә яшәргә тиеш. Мин татар-төрек лицеенда укыйм. Укытучыларым, классташларым белән татарча сөйләшәм.

Римзил Вәли. Димәк, син татарча, төрекчә, инглизчә, урысча беләсең.

Тимур Сафин, Самар өлкәсенең Камышлы районы. Әйе.

Римзил Вәли. Татар яшьләренең милли заманча технологияләрне кулланышы турында фикерләре шундыйрак.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар

Әстерханнан килгән Карина, Камышлы кызы Гүзәлия, Ижаудан килгән Тимур, Мария, Артем, Тольяттидан килгән Адилә, Оренбур өлкәсе Әсәкәй районы егете Фаил, Төмән кызы Люция татар телен, әдәбиятын белү өчен интернетны, милли басмаларны куллану кирәклеген аңлый кебек. Ләкин алар моның ысулларын һәм әһәмиятен хәзергә белеп җиткерми.

Аларның карашлары, белемнәре төрле. Ләкин туган телдә сөйләшмәсәләр дә алар татарлар. Оренбур ягында яшәп тә, данлыклы Фатих Кәриминең "Вакыт", хәзерге "Яңа вакыт" газетларын белмәсәләр дә, бездә аларга алмаш юк.

Фаҗига булса да, мәзәк булса да, хакыйкать шул – алар татарлар! Милләтнең бу көнгә төшүендә аларның гаебе юк! Якын киләчәктә татар яшьләренең рухи тормышы, милли эшләре нәкъ менә шушы егет-кызларга каласы...

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG