Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Грузия Сәүдә оешмасына керү килешүе имзалады


Женевада Грузия һәм Русия рәсмиләре Дөнья сәүдә оешмасына бәйле килешү имзалады. Күзәтүчеләр фикеренчә, әлеге килешү Русия өчен Дөнья сәүдә оешмасына керү киртәләрен алырга тиеш.

Әлеге килешү Русия белән Абхазия һәм Көньяк Осетия чигендә тауар әйләнешенең тәртибен билгели.

Мәскәү һәм Тифлис, сигез ай Швейцария арадашчылыгы катнашында үткән сөйләшүләрдән соң, туар әйләнешен халыкара күзәтүчеләр караячак дип килеште.

Русия Дөнья сәүдә оешмасына инде 17 ел керергә омтыла. Аңа әлеге оешманың барлык әгъзаларның да ризалыгын алу кирәк иде. Грузия әлегә кадәр ризалыгын бирмичә килде.

Русияне сәүдә оешмасына алу мәсьәләсе оешманың 15 декабрьдә министрлар дәрәҗәсендә үтәчәк җыенында каралачак дип көтелә.
XS
SM
MD
LG