Accessibility links

Кайнар хәбәр

Расмуссен: Грузиягә НАТО-га керү өчен реформаларны дәвам итәргә кирәк


НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен
НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен
НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен белдерүенчә, Грузия Төньяк Атлантик берлекнең тулы канлы әгъзасы булыр өчен реформаларны дәвам итәргә тиеш.

Расмуссен Тифлиста НАТО белән Грузиянең уртак комиссия җыелышыннан соң, Төньяк Атлантик берлекнең Әфганстандагы хәрби чараларында Грузия катнашуын билгеләп, Грузия берлектә булмаган илләр арасында анда сан ягыннан икенче урында иде дип әйтте.

НАТО башлыгы Русиянең Дөнья сәүдә оешмасына керү мәсьәләсендә Тифлиснең Мәскәү белән килешүен хуплый. Расмуссен билгеләп үткәнчә, Русиянең бу оешмага керүе ирекле тауар әйләнеше өчен уңай булачак.

НАТО-га кергән дәүләтләрнең илчеләре Тифлистәге җыелышта Русияне янә Абхазия һәм Көньяк Осетия бәйсезлеген танудан баш тартырга чакырды.
XS
SM
MD
LG