Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин гаиләсенә алман шпионы ничек үтеп кергән?


Владимир һәм Людмила Путиннар
Владимир һәм Людмила Путиннар

Шпионнар белгече Эрих Шмидт-Ээнбоом, Көнбатыш агенты Леночка Дрезденда КГБ хезмәткәре Путин гаиләсенә үтеп кергән, ди.

Германиянең шпионнар белгече Эрих Шмидт-Ээнбоом, 1980нче елларда Дрезденда эшләгән хатын-кыз шпион ул чакта КГБ агенты, хәзерге премьер Владимир Путин гаиләсенә үтеп кергән булган, дип белдерә.

Путинның 28 ел бергә гомер иткән хатыны Людмила белән мөнәсәбәтләре матбугатта төрлечә яктыртыла. Аны коточкыч гаилә тормышы дип сурәтләүчеләр дә, соклангыч мәхәббәт үрнәге итеп күрсәтүчеләр дә бар.

Дөреслекнең шул ике сурәтләү арасында кай тирәдә булуы билгесез булып кала. Шулай да яңа мәгълүматлар Путинның Көнчыгыш Германиядә КГБ хезмәтендәге чорда яхшы гаилә башлыгы булмаганлыгын күрсәтә.

Журналист һәм Германиянең шпионнар белгече Эрих Шмидт-Ээнбоом Көнбатыш Германия шпионы булган хатын-кызның ул чакта биш ел Дрезденда эшләгән Путин гаиләсенә үтеп кергәнлегенә ышанычлы дәлилләр бар дип тәкърарлый. Һәм ул шпион Путинның хатын-кызлар белән чуалуын, ә өйдә үз хатынын кыйнавын ачыклаган, ди.

Шмидт-Ээнбоом Көнбатыш Германиянең БНД тышкы күзләү агентлыгы турында күпсанлы китаплар һәм мәкаләләр авторы. Аның әйтүенчә, Леньхен яки Леночка кушаматы белән эшләгән ул яшь хатынга КГБның Көнчыгыш Германиядәге хәрби һәм икътисади эшчәнлеге турында мәгълүматлар туплау бурычы куелган булган.

Эрих Шмидт-Ээнбоом
Эрих Шмидт-Ээнбоом
«Әмма ул тиз арада Людмила Путина белән дуслашып китә һәм аның ышанычлы сердәшенә әверелә. Людмила аңа Путинның үзен еш кыйнавы һәм башка хатын-кызлар белән хыянәт итүе, башка хатыннар белән йөрүе турында сөйли», - ди Шмидт-Ээнбоом.

Бу мәгълүматларны беренче тапкыр Германиянең «Berliner Zeitung» газетында бастырып чыгарган Шмидт-Ээнбоом аларның кире президент кәнәфиенә кайтырга җыенучы Путинны каралау өчен үзенә бирелгәнлеге турында фаразларны кире кага.

Шмидт-Ээнбоом әйтүенчә, Леньхен турында ул беренче мәртәбә быел БНДның бер элекке югары җитәкчесе белән сөйләшкәндә ишеткән. Леночканы зур күкрәкле булганы өчен кайвакыт Балкон кушаматы белән дә атаган булганнар.

«Әлбәттә, журналист буларак миңа икенче чыганак табу кирәк иде. Берничә атна элек мин Германиянең Конституцияне яклау идарәсе вәкиле белән очраштым. Анда да шундый ук мәгълүмат булуы ачыкланды», - ди Шмидт-Ээнбоом.

Аның әйтүенчә, Балтыйк буе алманнарыннан булган Леньхен русча да, алманча да бертигез дәрәҗәдә яхшы сөйләшкән. Бу аңа КГБның Дрездендагы кечкенә бүлегенә эшкә урнашырга ярдәм итә. Леньхен рәсми рәвештә Советлар Берлегенең Көнчыгыш Германиядәге Көнбатыш көчләренең тәрҗемәчесе булып эшли.

КГБ полковнигыннан балага узган һәм Путин гаиләсен күзләгән өчен психологик киеренкелек кичерүче Леньхен соңрак бу эштән китәргә теләк белдерә.

Шуннан соң аны Көнбатыш Германиягә чакыртып алалар, аңа башка таныклыклар биреп эштән азат итәләр. «Аңа яхшы гына компенсация түләгәннәр», - ди Шмидт-Ээнбоом. Аның әйтүенчә, Леньхен хәзер Көньяк Германиядә тыныч тормыш кичерә.

Гаилә тормышы кешенең шәхси эше булган Русиядә бу яңа мәгълүматлар Путинның абруена әллә ни зыян китермәс кебек.

Владимир Путин Алина Кабаева белән
Владимир Путин Алина Кабаева белән
Путинның инде болай да соңгы елларда хатыны Людмила белән бергә күренгәне юк диярлек. Хатыны белән аерылышуы турында имеш-мимешләрне ул кире кагып килә. Аның мәшһүр спортчы һәм Дәүләт Думасы депутаты Алина Кабаева белән бәйләнешләре турында да күпләр ишетте.

Бер ара Кремль Путиннарның өйләнешүен матур итеп сурәтләргә тырышып карады. Хәтта, аларның мәхәббәтен сурәтләү өчен «Поцелуй не для прессы» исемле кино да төшерелде.

Әмма, Людмиланың Путинны хиссез кеше булганы өчен рәтҗеш сүзләре белән атаганы да, Путинның «Людмилага өч атна чыдаган кеше һәйкәлгә лаек» дип әйткәне дә мәгълүм.

Путин сүзчесе Дмитрий Песков Шмидт-Ээнбоомның бу белдерүе турында нәрсә дә булса әйтүдән баш тарта. БНД сүзчесе дә «Без үз ысулларыбыз һәм тикшеренүләребез турында сөйләшмибез», - дию белән генә чикләнде.
XS
SM
MD
LG