Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:33

Ярославльдә имам атып үтерелгән


Ярославль шәһәрендәге җәмигъ мәчетенең икенче имамы, 29 яшьлек Артур Манукян үле килеш табылган.

Төбәктәге тикшерү комитеты вәкиле Кристина Грузовская “Интерфакс”ка хәбәр итүенчә, имамның күкрәгенә һәм башына атканнар. Бу хәл кичә кич, йә төнлә булырга мөмкин, дип белдерә ул. Җинаять эше ачылган.

Русиянең үзәк өлешендә соңгы ай ярым эчендә мөселман руханиена бу икенче һөҗүм. 24 сентябрьдә Иваново шәһәрендә имам вазыйфаларын башкарып торган эшмәкәр атып үтерелгән иде.

XS
SM
MD
LG