Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядәге яңа җир тетрәүдә йөзләп кешенең язмышы билгесез кала [видео]


Төркия коткаручылары зилзиләдән соң исән калганнарны эзли
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00

9 ноябрь кичендә Төркиянең көнчыгышындагы Ван вилаятендә 5.6 дәрәҗәле яңа җир тетрәү нәтиҗәсендә ким дигәндә 7 кеше һәлак булган, дистәләрчә кеше җимерекләр астында калган.

Соңгы мәгълүматларга күрә, чәршәмбе кичен, Төркиянең көнчыгышындагы Ван вилаятендә биш, алты дәрәҗәле яңа җир тетрәү нәтиҗәсендә ким дигәндә ун кеше үлгән. Дистәләгән кеше җимерекләр астында кала. Хакимият һәлак булучылар саны тагын да артырга мөмкин ди.

Әлеге зилзилә Ван шәһәрендә 25-ләп бинаны җимерә. Хәбәрчебез белдергәнчә, төрле һуманитар оешмалар, журналистлар еш була торган алты катлы кунакханә дә зыян күрә.

Илнең гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре сүзләренчә, утыздга якын кешене коткаралар, йөзләп кешенең язмышы әлегә билгесез кала.

Үткән айда көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә Төркиянең әлеге районнарында 600 гә якын кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG