Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 15:09

Хәмитовның президент итеп билгеләнүенә 500 көн


Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов инаугурация вакытында, Уфа, 19 июль 2010 ел

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов инаугурация вакытында, Уфа, 19 июль 2010 ел

Президентның кәнәфиендә утыруына 500 көн тулу уңаеннан кайбер бәйсез интернет сәхифәләр аның эшчәнлегенә бәя бирде. Аларда вазифасына керешкәндә Мәскәүне тәнкыйтьләмәскә чакыруы, район һәм шәһәр башларын алыштырганда шул ук “элекке режим” кешеләрен билгеләве, көч структураларының милли һәм дини оешмаларга басымы артуы президентның тискәре сыйфатлары буларак атала.


Башкортстан татар иҗтимагый үзәге дә Рөстәм Хәмитовның 500 көне уңаеннан кайбер нәтиҗәләр ясады. Уфа татарлары мәгарифен һәм мәдәниятен үстерү фонды рәисе Наил Хәкимов:

“Рөстәм Хәмитов вазифасына керешкәч, без Татарстан телевидениесен карый башладык. Моңа кадәр ул хакта хыялланып та булмый иде. Аның хәтта корпункты да ачылды. Президентның бер мәдәният сараен татарларга бирергә җыенуы да безгә мөнәсәбәте турында сөйли. Ул президент булып эшли башлау белән безгә: “Эшләгез, сезгә моның өчен бер каршылык та булмаячак”, дигән иде. Минемчә, үзебезнең эшчәнлек тә җитәрлек түгел”.

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Рәис Карачурин:

“Татарстан телевидениесен “тәрилкә” белән элек тә карый идек. Безнең җирле телевидение аша татар тапшыруларын күрәсе килә. Ә ул ничек бар, шулай калды. Дөресрәге, атнага 25 минутлык “Рәйхан” тапшыруы юкка чыгып, аны берничә кыска сюжет бирү белән алыштырдылар. Халык “Рәйхан”ны атна буе көтеп ала, аның даими үз вакыты бар иде. Без шунсыз да калдык. Президентның милли мәсьәләдә дә авызына су кабып утыруы миңа һич кенә дә ошамый”.

Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Роберт Яруллин :

“Президент вазифасына килү белән үзенең бала чагында туган теле – башкорт телендә сөйләшүен ирештерде. Моңа кадәр ул үзенең башкортлыгы турында әйткәне юк иде. Башкортстан күпмилләтле республика, аның башы мотлак башкорт булырга гына тиеш дигән сүз юк. Шуңа аның милли мәсьәләдә кемнәргәдер ярарга тырышуы ямьсез тәэсир калдырды”.

Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы Вил Латыйпов :

“Президент җанисәп алдыннан төньяк-көнбатыш төбәкләрдә татарлар яшәмәвен, аларның башкортларның бер диалекты булуын белдергән иде. Бу җанисәпне ничек үткәрергә яшел ут булды. Шуннан без аның бер башкорт студентының белдерүеннән соң Мәскәүгә чабып баруын да онытмыйк. Ул студент белән очрашуга чапты, ә без инде елдан артык татар оешмалары вәкилләрен кабул итүен көтәбез.”

Җыелышта Рөстәм Хәмитовның татар проблемаларын чишүдә сизелерлек эшләр башкармавы һәм, гомумән, милли сәясәтне тиешле дәрәҗәдә алып бармавы билгеләнде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG