Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:29

Казакъстан депутатлары вакытыннан алдан сайлау үткәрергә тели


Казакъстан депутатлары ил президентыннан парламентның түбән пулатын таратуны сорый. Әлеге мөрәҗәгатькә 53 депутат кул куйган. Бу мәҗлестәгеләрнең яртысына якыны дигән сүз.

Депутатлар фикеренчә, якынлашып килүче икътисади кризис алдыннан сайлауны иртәрәк үткәрергә кирәк. Мәҗлестәгеләрнең вәкаләтләре 2012 елның августында бетәргә тиеш иде.

Канун буенча, дәүләт башлыгы түбән пулат әгъзалары белән киңәшкәннән соң, хәзерге парламентның эшчәнлеген туктатып, чираттан тыш сайлау билгели ала.

XS
SM
MD
LG