Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:47

9 ноябрьдә Казанда Фәннәр академиясендә "Рус телле әдәбиятның милли әдәбиятларга тәэсире, тәрҗемә мәсьәләләре" темасына гомумрусия фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чарада танылган шагыйрь һәм язучы Рөстәм Кутуйны да искә алдылар.


“Рус телендәге әдәбиятның милли әдәбиятлар контекстында үсеш проблемалары һәм перспективалары” дип исемләнгән әлеге конференцияне Татарстан Фәннәр академиясе, Мәдәният министрлыгы, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган. Чара үзенә бик күп мәртәбәле кунак җыйды.

Алар арасында күренекле язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Русия балалар фонды җитәкчесе Альберт Лихановның булуы әлеге чарага шактый җитди төсмер өстәгәндер.

Шулай ук Татарстан Дәүләт шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Наил Вәлиев, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин катнашында үткән әлеге конференциядә Мәскәүдән, Петербурдан, Ижаудан, Чабаксардан, Йошкар-Оладан, Уфадан һәм Алабугадан килгән 40тан артык галим, тел белгече, укытучы-мөгаллимнәр бар иде.

Милли мәдәният системасында рус телле язучылар иҗаты, әдәби текстларның тел хасияте, тәрҗемә мәсьәләләре, рус телле әдәбиятта милли чынбарлыкның чагылышы һәм, әлбәттә ки, әдип Рөстәм Кутуйның иҗат дөньясы тәфсилләп тикшерелде, болар хакында шактый саллы фикерләр яңгырады.

Оештыручыларның берьюлы ике мәсьәләне – Рөстәм Кутуй иҗаты һәм тәрҗемә проблемаларын бергә үрергә тырышуларын аңлау кыен түгел. Чөнки әдипнең тормышында иҗат һәм татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү – икесе янәшә барды.

Татар әдәбиятен дөньяга танытуда Рөстәм Кутуй үзеннән соң бәяләп бетереп булмаслык мирас калдырды, аның бу игелекле хезмәте җәмәгатьчелекнең олы хөрмәтен, яклавын казанды.

Рөстәм Кутуй – татармы?

Шагыйрь һәм язучы Рөстәм Кутуй шәхесе үзе исән чагында да шактый каршылыклы фикерләр уяткан. Танылган татар классигы Гадел Кутуйның улы үзенең бөтен гомере дәвамында рус телендә иҗат итте. Моның өчен аңа шактый “эләкте”.

Рөстәм Кутуй китабы

Рөстәм Кутуй китабы

Хәер, мондый тәнкыйть утына бер ул гына дучар булмады. Чыгышы белән татар булып та, рус телендә иҗат итүче әдипләребез шактый.

Диас Вәлиев, Әхәт Мушинский, Равил Бохараев, Рауль Мирхәйдәров, Наилә Ахунова, Рөстәм Сабиров, Мансур Гыйләҗев, Салават Юзиев, Лилия Газизова, Альбина Әпсәләмова кебек шагыйрь-язучыларыбыз исемен атаганда, беренче чиратта нәкъ менә аларның туган телләрендә түгел, русча иҗат итүенә басым ясалды.

Яшерен-батырын түгел, моның өчен аларга тәнкыйть утына каршы торырга туры килде. Кайбер зыялы затларыбызның үз вакытында Диас Вәлиевне талкыганы күпләрнең исендәдер дип уйлыйм. Әмма ни генә булмасын, алар мондый “һөҗүмнәр” алдында әллә ни каушап калмады. Бөтен күңелләрен, рухларын иҗатка юнәлтте, укучылар арасында зур кызыксыну уяткан әсәрләр язды, мактау сүзләре дә шактый күп эләкте аларга.

Рөстәм Кутуй – милләте өчен борчылып, аңа игелек эшләргә омтылып яшәгән һәм иҗат иткән рус телле “милли” язучыларыбыз арасында иң күренеклеседер, мөгаен. Рус телле язучылар иҗаты язмышына хас булган бөтен уңай һәм каршылыклы сыйфатлар аның күпкырлы иҗатында буйдан-буйга сузылган.

Конференциядә катнашкан, Рөстәм Кутуйны яхшы белгән танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе Альберт Лиханов аның турында болай диде:

“Рөстәм, минем карашка, ике параллель дөньяда яшәде: берсе – шәхси, үзтәнкыйтьле, икенчесе – әдәби, саф, керсез. Рус телендә проза һәм шигърият шедеврлары тудырып, Рөстәм үз халкының лаеклы улы булып калды”.

Әйе, Рөстәм Кутуй нигездә рус телендә иҗат итсә дә, ул үз тамырларын онытмады, аңа хыянәт итмәде. Аның иҗатын күзәтеп барганнар, аның белән кызыксынганнар яхшы белә булыр: Рөстәм Кутуй әсәрләрендә үз халкы белән горурлану да, аның язмышы өчен ачыну да, иҗат интеллигенциясе алдында торган проблемалар өчен ут йоту да, тарих төпкелләренә төшеп аны барлау да – барысы да бар.

Татар шигъриятен рус дөньясына танытты

Әдәби эшчәнлегенең икенче өлешенә – тәрҗемә процессына килгәндә, монысында әдипнең хезмәтләре бәяләп бетергесез. Татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итеп, дөньяга танытуда Рөстәм Кутуй үзеннән шактый зур өлеш кертте.

Аның каләме аша Сибгат Хәким, Салих Баттал, Нури Арысланов, Равил Фәйзуллин, Роберт Әхмәтҗанов, Мөдәррис Әгъләмов шигрияте рус телле дөньяда танылу алды. Язучы шигъри әсәр генә түгел, прозага да җиңел алынды. Аның Әмирхан Еникины русчага тәрҗемә итәргә алынуын иҗади батырлык дияргә буладыр.

Дөрес, Рөстәм Кутуй тормышы – каршылыклы дөнья ул. Бөтен гомерен, яшәешен иҗатка багышлаган әдипкә шактый күп сынауларны кичәргә туры килгән. Үзе татар булып та, милләттәш-иҗатташлары арасында “ак карга” булып, рус язучыларының да өнәп бетермәүләрен кичерергә язган аңа. Әдипнең тормышы җиңелләрдән булмагандыр. Бүген дә аның шәхесе каршылыклы фикерләр тудыруын дәвам итә кебек.

Равил Рахмани, әдәби тәнкыйтьче Рөстәм Кутуй иҗатына үз бәясен бирергә тырышты: “Бүген рус телле татар язучысының остазлыгы теләсә кайсы дөнья әдәбияты үрнәген рус теле аша кабул итү белән бер чамада. Әгәр дә бүген әдәби казанышларны рус телле язучылар иҗатына үлчәп, “республика казанышы” дип бәялиләр икән, бу бары тик җитәкчеләргә сәяси капитал булдыру өчен генә отышлы, ә үз милләте өчен ул ахыр чиктә барыбер үле капитал.

Рус поэтикасында виртуоз ачышлар ясаган Рөстәм Кутуйны рус әдәбияты белемендә, ни өчендер, бер дә рус әдибе итеп бәяләргә тырышучы күренми. Кызганыч, зур талантын рус әдәбиятын баетуга багышлаган, шулай ук, татар милләте өчен дә ят булмаган бу “милли” әдибебез әнә шулай ике арада “ничейный” булып кала бирә.

Шулай икән, талант һәм иман ягыннан күпкә кайтышрак башка авторларны нинди язмыш көтә, дигән табигый сорау калкып чыга. Уйласаң, бер дә кызыгырлык язмыш түгел. Мәхәббәтен, яну-әрнүен үз халкына бирергә теләк, җай таба алмаган әдип киләчәктә кемгә кирәк булыр икән?” диде ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG