Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:23

9 ноябрьдә Казанда Фәннәр академиясендә "Рус телле әдәбиятның милли әдәбиятларга тәэсире, тәрҗемә мәсьәләләре" темасына гомумрусия фәнни-гамәли конференциясе узды.


Конференциянең беренче өлеше тәрҗемәче, шигырьләрен рус телендә язган әдип Рөстәм Кутуй иҗатына багышланса, икенче өлешендә гомумән тәрҗемә мәсьәләләре турында сөйләшенде. Сүз рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү турыда барды.

Рус теленнән татарчага тәрҗемә итү дигәндә, моның бер ягы бар. Академик Рүзәл Йосыпов фикерләре белән әйтсәк: “Без – Русия дәүләтендә яшәүче татарлар, кечкенәдән үк туган телебез белән беррәттән, рус теленнән дә файдаланырга дучар ителгән: күпчелекне рус милләте тәшкил иткән күпмилләтле илдә рус телен белми торып, нәтиҗәле, уңышлы яшәү бик кыенга туры килә, дөресрәге, мөмкин дә түгелдер.

Шушы халәттә татар кешесенә, туган телендә теге яки бу фикерне мәгълүматны бәян иткәндә, тиешле төшенчәне белдергәндә, күп очракта рус теленнән тәрҗемәгә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Чөнки һәртөрле мәгълүмат, фән-техника, сәясәт, мәдәният өлкәсендәге яңалыклар безнең илдә башта, кагыйдә буларак, рус телендә ирештерелә.

Башка халыклар, шул исәптән татарлар да, кирәкле мәгълүматны рус теленнән тәрҗемә итеп ала. Телләр бәйләнеше – классик бәйләнеш хәлиткеч роль уйный”.

Әмма соңгы елларда тәрҗемә материаллары белән очрашканда шундый тенденция күзгә ташлана: без туган телебезне дә, рус телен дә җиренә җиткереп, камил белмибез икән бит. Шуның аркасында мәгънәсе ягыннан дөрес булмаган тәрҗемәләр барлыкка килә.

Тәрҗемә процессында төп мәсьәлә шуннан гыйбарәт: бездә ике тел белән эш итүчеләрнең һәркайсы, ике телне дә ярыйсы гына белгәнлектән, тәрҗемә итә беләм, дип инанган хәлдә, бу эшкә кыю алына һәм, гадәттә, теләсә нинди материалны тәрҗемә итеп тә чыга.

Моны һәвәскәрләр тәрҗемәсе дип атап булыр иде. Болай тәрҗемә иткәндә, оригинал телендә бәян ителгән эчтәлек тәрҗемә телендә бирелә, һәм ул шактый төгәл һәм тулы белдерелергә мөмкин. Ләкин мондый тәрҗемәләрнең теле һәрвакытта да тиешле дәрәҗәдә камил, әдәби яктан дөрес була дип әйтү чынбарлыкка туры килеп бетмәс иде.

Дөрестән дә, тәрҗемә итүнең зур практикага нигезләнгән мәгълүм принциплары, алымнары, кагыйдәләре, теориясе, фәне бар. Аларны белми торып, югары сыйфатлы тәрҗемәгә ирешү мөмкин түгел. Әмма, ни кызганыч, бүген бу кагыйдәләргә, принципларга таянып тормыйча гына тәрҗемә итү модасы башланды.

Без моны һәркөн, һәрдаим күреп, укып, тыңлап торабыз. Вакытлы матбугат битләре шундый “шедевр” тәрҗемәләр белән чуарланып беткән, чит ил киноларын татарчага тәрҗемә итеп, зәңгәр экраннар аша караганда, әлеге тәрҗемәләрнең никадәр “уңышлы” булуына шаккатабыз. Урамнардагы игълан такталарында чиле-пешле сүзтезмәләрдән чәчләр үрә тора.

Ә бит тел сафлыгы бозылу әнә шушы кечкенә генә тоелган нәрсәләрдән башлануын күпләр уйлап та карамый, булса кирәк. Тәрҗемә итү ике төп таләпне үз эченә алырга тиеш: оригиналның эчтәлеген, мәгънәсен мөмкин булганча төгәл, тулы итеп бирү һәм тәрҗемә теленең дөреслеген саклау. Тик, бүген боларның берсе булса, икенчесенә нишләптер урын калмый. Нәтиҗәдә, туган тел, сөйләм культурасы бозыла.

Советлар чорында татарның тәрҗемә мәктәбе уңышлы эшләде. Рәис Даутов, Кыям Миңлебаев, Таһир Нурмөхәммәтов, Әнәс Хәсәнов кебек тәҗрибәле тәрҗемә осталары аша без рус классиклары әсәрләрен үз телебездә укып рәхәтлек алдык. Ни кызганыч, бүген аларның күбесе инде арабызда юк. Һәм тагын да кызганычрагы, эшләрен алар кебек үз югарылыгына куеп тәрҗемә итүчеләр күренми диярлек.

Бөтенләй үк юк диясе килми, бар алар, тик алар кебек үз эшенә таләпчән булганнары гына күренми. Моның нәтиҗәсе – телебезгә ят булган сүзтезмәләр, телне ертучы терминнар, атамалар һәм башкалар.

Мөгаен, безгә тәрҗемә мәктәбен кабат кайтарырга кирәктер. Тәрҗемәчеләр әзерләүне заман таләпләре яссылыгына куеп башкарырга вакыттыр инде. Шунысы күңелне тырнады: әлеге мәртәбәле конференциядә тәрҗемә мәсьәләсе төп урынны алып торса да, мин анда республика матбугаты вәкилләрен күрмәдем диярлек.

Оештыручылар чакырырга кирәк тапмаганмы, әллә чакырып та аңа әллә ни игътибар итүче булмаганмы – монысы миңа караңгы, әмма фактта әлеге җыен тел галимнәренең, белгечләренең бу проблема турында үзара җыелып сөйләшүенә генә әйләнеп калды кебек. Ә бит бик тә кирәк иде бүгенге буын тәрҗемәчеләренең бу җыелышта катнашулары. Файдасы бик күп булыр иде аның".

Флера Тарханова, шагыйрә, тәрҗемәче: “Радио, телевидение тапшыруларын, татарчага тәрҗемә ителгән фильмнарны, әдәби укуларны тыңлап, камил әдәби телне ишетәбез, дип уйлый халык. Грамоталы юлга кертәбезме яки хаталар дөньясына этәрәбезме – барысы да диярлек бездән тора һәм моның өчен без халык алдында җаваплы!"

XS
SM
MD
LG