Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Мөселман форумы уза


Мәскәүдә элегрәк үткән Мөселман форумы (архив фотосы)
Мәскәүдә элегрәк үткән Мөселман форумы (архив фотосы)

14 ноябрьдә Русия һәм БДБ илләре дини оешма җитәкчеләре Мәскәүгә олы форумга җыела. Ул очрашу ике көнгә тәгаенләнгән. 15 ноябрь көнне дин әһелләре очрашуларын Түбән Новгородта дәвам итәчәк. Форумнан соң имамнар өчен бер атналык семинар да планлаштырылган.


14-15 ноябрьдә узачак Мөселман форумы берничә вакыйганың юбилеена туры китерелеп уздырыла. Беренчесендә – Берләшкән дәүләтләр берлеге оешуга 20 еллык искә алынса, икенчесендә – Русиянең мөфтиләр шурасы да үзенең 15 еллыгын билгеләп узачак.

Русиядә җиденче тапкыр уздырыла торган Мөселман форумының темасы “Русия һәм Ислам дөньясы: БДБ киңлекләрендә модернизация векторы” дип атала. Тикшерелә торган темалар да үзенчәлекле һәм заманча.

14 ноябрьдә форум кысаларында уздырылачак фәнни-гамәли конференция темасы “Ислам дөньясындагы үзгәрешләр: революция урынына реформа” дип билгеләнгән. Ә инде аннан соң уздырыла торган түгәрәк өстәлдә катнашучылар “Мәгълүмат киңлекләрендә һәм медиа тартышларында ислам һәм мөселманнар” дигән теманы тикшерәчәк.

Русия мөфтиләр шурасының тышкы эшләр департаменты җитәкчесе Рушан хәзрәт Әббәсовның әйтүенә караганда, бу форумда Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм башка БДБ илләренең баш мөфтиләре катнашачак. Бу илләрдән чыккан күп кенә мөселманнарның Русиядә хезмәт итүләрен искә алып, Русия мөфтиләр шурасы һәм әйтеп үтелгән илләр арасында эшчәнлек турында килешүләр дә бар икән.

Рушан хәзрәт Әббәсов
Рушан хәзрәт Әббәсов
“Соңгы вакытларда “Медина” дип аталган газетаның Казахстанда да рус телендә нәшер ителә башлавы шушы эшләрнең бер нәтиҗәсе дип атарга була”, диде Рушан хәзрәт. Гомумән алганда, форумда Калининградтан алып Владивостокка кадәр булган төбәкләрдән имамнар катнашачак.

Форумда исламга кагылышлы фәнни-гамәли темалар тикшереләчәген һәм бик күп төрле танылган галимнәр катнашачак. Алар арасында Оренбур, Казан, Мәскәү, Петербур һәм башка шәһәрләрдән галимнәр булыр дип көтелә.

– Православ чиркәвенең хәрби бүлекләрдә үз кешеләрен куюга карата булган фикерләр форумда тикшереләчәкме? Мөфтиләр шурасы бу мәсьәләгә ничек карый?

Бу сорауга Рушан хәзрәт болай дип җавап бирде:

– Безгә бу хакта инде төрле төбәкләрдән сораулар килә. Бу сорауны күптән алдыбызда тотабыз. Мәсьәлә тикшереләчәк. Без инде бу тарафтан эшчәнлекне башладык. Саклану министрлыгы белән мөфтиләр шурасы арасында бу тема буенча килешү хакында сөйләшүләр дәвам итә.

Рушан хәзрәт мөфтиләр шурасының яңача корылып төзелүен, хәзер ул яңа структурада 25 якын яшь, югары белемле белгечләр эшли башлавын да әйтте. Хәзрәт шулай ук: “Татарстандагы Мөселман хатын-кызлары оешмасы тәҗрибәсенә таянып, Русиядә дә шундый ук оешма булдырырга ниятлибез, чөнки бу тормышта хатын-кызларыбыздан күп нәрсә тора. Алар безнең киләчәк буыннарны – балаларыбызны, оныкларыбызны тәрбияләүчеләр дә. Бүгенге көндә хатын-кызларыбызга да ярдәм бик кирәк. Мөселман хатын-кызларын бер оешмага берләштерү көн тәртибендә Бу форумда да ул тема күтәреләчәк”, диде.
XS
SM
MD
LG