Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:18

Русия сәясәтчеләре очучылар өчен Таҗикстаннан үч алмакчы


Садовничий һәм Руденко мәхкәмәдә

Садовничий һәм Руденко мәхкәмәдә

Канун бозуда гаепләнгән ике урыс очучысын Таҗикстанда хөкем итү Мәскәүдә кискен ризасызлык уятты.

Русия чартер һава ширкәтенең рөхсәтсез корал ташуда гаепләнгән ике очучысына Таҗикстанда күпьеллык төрмә җәзасы билгеләү Мәскәүдә кискен ризасызлык уятты. Русия җитәкчеләре җавап чараларының озакламаячагы турында кисәтә.

Русия сәясәтчеләре һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары рөхсәтсез корал ташуда гаепләнгән ике очучыга күпьеллык төрмә җәзасы билгеләгән Таҗикстанга кырыс җавап кайтарырга чакыра.

Русия чартер һава ширкәтенең ике очучысын хөкем итү Русия белән Таҗикстан арасында каршылыкка сәбәп булды. Кайберәүләр моны хәтта рөхсәтсез халыкара корал сәүдәсендә гаепләнеп АКШ төрмәсенә ябылган Виктор Бут очрагы белән чагыштыра.

Сишәмбе көнне Таҗикстан мәхкәмәсе Русия ватандашы Владимир Садовничийга һәм Эстония урысы Алексей Руденкога ун ярым ел төрмә җәзасы билгеләде. Алар рөхсәтсез корал ташуда, чикне рөхсәтсез үтүдә һәм халыкара авиация кануннарын бозуда гаепләнгән иде. Аларга билгеләнгән төрмә җәзасы Таҗикстандагы барган ярлыкау нәтиҗәсендә ике елга кыскартылып сигез ярым елга калдырылды. Очучыларның икесе дә үз гаепләрен танудан баш тарта.

Чәршәмбе көнне Русия президенты Дмитрий Медведевка блоггерлар белән очрашуда Мәскәүнең җавабы турында да сорау бирделәр.

Дмитрий Медведев блоггерлар белән очрашуда

Дмитрий Медведев блоггерлар белән очрашуда

Медведев: “Без үзара беректәшлек мөнәсәбәтләре белән бәйле Таҗикстан хакимиятенең җавабын көтәбез. Шуннан соң карар итәчәкбез. Бу карар нинди җавап килүгә бәйле рәвештә симметрик яки асимметрик була ала”, - диде.

Таҗикстан мәхкәмәсе карарына шунда ук диярлек җавап биргән Русия тышкы эшләр министрлыгының мөнәсәбәте тагын да кырысрак иде. Министрлык вәкиле Александр Лукашевич бу карар сәясәт белән бәйле диде һәм аның Мәскәү-Дүшәмбе мөнәсәбәтләренә зыян китерәчәге турында кисәтте.

Таҗикстан гамәлдәге халыкара нормаларны ачыктан-ачык боза. Тоткарланган очкычларга ни булачагы да билгесез. Бу карар безнең илләребез арасындагы беректәшлек һәм стратегик партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга ярдәм итми. Бу мөнәсәбәтләргә зур зыян китерә”, - диде Лукашевич.

Пәнҗешәмбе көнне исә Лукашевич "Ватандашыбызга һәм Эстониядәге милләттәшебезгә Таҗикстан кануннары нигезендә белдерелгән гаепләүләр нигезсез һәм уйлап чыгарылган. Аларның ныклы юридик таянычы юк диде.

Руденко белән Садовничий март аенда Ан-72 очкычларында Әфганстаннан Мәскәүгә очканда Таҗикстанның көньягындагы Хатлон төбәгенә рөхсәтсез рәвештә ягулык тутырырга төшеп утыргач кулга алынган. Очкычларның берсендә таможня документларында теркәлмәгән сүтелгән очкыч моторы табылган. Британ Виргин утрауларында теркәлгән Ролкан Инвестмент Лтд. ширкәтенә караучы очкычларның икесен дә Таҗикстан хакимиятләре кулга алган.

Таҗикстан мәхкәмәсе карарыннан соң Русия матбугатында Дүшәмбегә төрле ысуллар белән басым ясарга чакырулар күренә башлады.

“Московский Комсомолец” басмасы: “Иң реалистик һәм иң нәтиҗәле чараларның берсе Таҗикстан ватандашларына кырыс квоталар һәм хәтта виза тәртибе кертү булыр иде”, - дип язып чыкты.

Русиядә 1 миллионлап таҗик, ягъни һәр җиденче Таҗикстан ватандашы эшли. Таҗикстаннан килеп эшләүчеләргә чикләүләр кертү болай да ярлы хәлдәге Таҗикстан гаиләләренә акча ягыннан бик зур орым булачак. Чөнки Русиядә эшләүче таҗиклар үз керемнәренең зур өлешен Таҗикстандагы гаиләләренә җибәреп бара.

Константин Затулин

Константин Затулин

"Московский Комсомолец" Русия Дәүләт Думасындагы БДБ белән бәйләнешләр комитеты рәис урынбасары Константин Затулинның Русия хөкүмәте Таҗикстанга “барлык ярдәм каналларын” да яба ала дигән сүзләрен китерә.

Таҗикстанга төп һуманитар һәм хәрби ярдәм Русиядән килеп тора. Русиянең рәсми саннарына караганда, былтыр Мәскәү Дүшәмбегә 63 миллион долларлык ярдәм күрсәткән.

Русия җәмәгать пулатының югары әгъзасы Анатолий Кучерена Интерфакс хәбәр агентлыгына: “Мондый кырыс хөкемнәр коточкыч хәл, бу безнең хөкүмәтебезнең йөзенә орым булды”, - диде. Ул Мәскәүне Русия ватандашы Садовничийны азат итәргә тырышырга чакырды.

Таҗикстан исә бу очучылар эшен гади җинаять очрагы дип атый һәм мәсьәләне сәясиләштермәскә чакыра.

XS
SM
MD
LG