Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:34

“Безнең гәҗит” газетының соңгы саны ноябрь башындагы яллар уңаеннан язылган мәкалә белән башланып китә. Баш мөхәррир әлеге бәйрәмнең икейөзле үзгәрешләр кичерүе, илдә милләтче-шовинистик агымның көчәюендә шушы бәйрәмнең дә өлеше зур булуы турында яза.


Быелгы октябрь бәйрәмнәре Корбан гаетенә туры килде. Шуның өчен Русия мөселманнары бәйрәм итү, корбан чалу, гает көнне бергәләп намаз уку белән мәшгуль иде. “Безнең гәҗит” газетынын соңгы санында Илфат Фәйзрахманов үз язмасында бу хакта болай дип яза:

“Дөрес, урыс шовинистларының моңа эчләре пошты. Гает намазларының шулай бердәм укылуы, дистәләгән мең мөселманның мәчетләргә сыешмый урамнарны тутыруы ачуларын кабартты. Интернет-сәхифәләрне укысаң, ниләр генә язмыйлар”.

Мөхәррир 4 ноябрьдә Русия күләмендә билгеләнүче Халыкара бердәмлек көненең һәр чорда төрле эчтәлеккә ия булуын да искәртә. 1991 елга кадәр ул революция көне иде, аннан бердәмлек һәм татулык көненә әверелде, ди мөхәррир.

Революция көне горефләрен болай тасвирлый автор: “Мәйданга чыгу мәҗбүри иде. Хәтерлим әле, студентларның каникуллары. Авылларыбызга ашкынабыз. Әмма хезмәт ияләре демонстрациясендә катнашмасаң, стипендиясез каласың”.

"Патриотизм урынына хурлык китерде"

4 ноябрьне бердәмлек һәм татулык көне буларак билгеләү 1612 елда Русиянең полякларны җиңүенә багышлап үткәрелә башлады, дип әйтеп китә мөхәррир:

“Тарихта бу җиңү дә, сугыш та бәхәсле булгангамы, бәйрәм булдырылса да, форсаты барып чыкмады. Бик күп гамәлләр кебек үк, монысы да алдын-артын уйламый игълан ителде һәм патриотизм урынына хурлык китерде”, диелә язмада.

"Безнең гәҗит"нең соңгы саны

"Безнең гәҗит"нең соңгы саны

Илфат Фәйзрахманов сораштыру нәтиҗәләрен дә китерә. Русиялеләрнең 43%ы аның нинди бәйрәм икәнен белми икән. Бөтенрусия иҗтимагый фикер белешү үзәге китергән хисаптан күренгәнчә, сораштырылучыларның бары тик 8%ы гына бәйрәмнең мәгънәсен аңлый, дип яза Фәйзрахманов.

Язмасын дәвам итеп, мөхәррир Мәскәүдә Карнеги үзәге белгече Маша Липманның әлеге бәйрәм турындагы фикерен китерә:

“Хөкүмәт бу бәйрәмне булдыргач, соңыннан аның белән нишләргә белмәде. Безнең, чыннан да, нәрсә бәйрәм итүебезгә мөнәсәбәттә, хөкүмәт ягыннан идеологик бушлык барлыкка киде. Бәйрәмне шөкәтсез, килбәтсез милләтчеләр кулга төшерде.”

Милләтче-шовинистик агымның көчәюендә менә шушы уйлап табылган бәйрәмнең дә өлеше зур дигән нәтиҗәгә килә мөхәррир.

"4 ноябрь ярдәмендә фашизм торгызыла"

Бәйрәмдә узган маршларны, андагы “Русия – урыслар өчен!”, “Урыс яшьләренә ирек!”, “Исламизациягә юк!”дигән шигарләрне искә алып: “Бүгенге тотрыклылык, милләтара татулык ишелеп бармыймы? Моңа ишарәләр җитәрлек”, ди Фәйзрахманов.

Язмада Илфат Фәйзрахманов “ЛДПР” фиркасенә, аның әгъзалары арасында татарлар булуына да тукталып китә. Язманы дәвам итеп, күп еллар элек Әлмәт ягыннан килгән кеше белән әңгәмәсе турында искә төшерә. Әлеге кеше: “Барысы да ЛДПРга каршы, халык шуны аңламый: без алар белән генә бәхетле була алабыз дип зарланды”, ди мөхәррир.

"Жириновский, әллә сезне Монголиядә "анда сифилис, анда пычрак" булган районына башлык итеп куярга вәгъдә иттеме? Мин Монголиягә барырга җыенмыйм", дип җавап бирә ул кешегә Илфат Фәйзрахманов.

Язма ахырында исә мөхәррир Мәскәү һәм Бөтенрусия патриархы Кирилл сүзләрен китерә. “4 ноябрьне Бөек Ватан сугышында җиңү белән чагыштырды. Аныңча, Русия өчен ике җиңү бар икән”, ди мөхәррир.

Фикерен тәмамлаганда: “Бөек Ватан сугышында фашизм җиңелде, ә менә уйлап чыгарылган бәйрәм 4 ноябрь ярдәмендә фашизм торгызыла”, ди Илфат Фәйзрахманов.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG