Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:55
Пекин АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтонны илнең эчке эшләренә тыкшынуда гаепләде. Бу сүзләр Һиллари Клинтонның Кытайда кеше хокуклары бозыла дип борчылу белдерүенә җавап нигезеннән яңгырады.

Кытай тышкы эшләр министрлыгы белдергәнчә, чит илләрнең тәэсиренә яки аларның дәүләтнең хокукый суверенлыгын бозарга тырышуына Пекин һәрвакыт катгый җавап биреп киләчәк.

Пәнҗешәмбе Клинтон үзенең чыгышында Кытай җитәкчелеген тәнкыйть утына тотты. АКШ дәүләт секретаре сүзләренчә, Пекин этник тибет халкының хокукларын чикли. Бигрәк тә бу йорт сагы астына алынган сукыр адвокат һәм хокук яклаучы Чена Гуанчена эшендә ачык чагыла.

Һиллари Клинтон Кыйтаның икътисади уңышларына АКШ-ның сөенүен дә әйтә.

"Тик Кушма Штатлар Пекинның ачык вә ирекле җәмгыять төзү юнәлешендә дә эш-гамәлләрен күрәселәре килә", диде ул.

XS
SM
MD
LG