Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:54

Биләлетдинов уенчылары Европа чыгышларын җиңүдән башлый


Зиннәтулла Биләлетдинов

Зиннәтулла Биләлетдинов

Зиннәтулла Биләлетдинов җитәкләгән Русиянең җыелма хоккей такымы Европа турындагы чыгышларын җиңүдән башлады.

Пәнҗешәмбе Казанның “Ак барс” хоккей такымының элеккеге баш тренеры җитәкчелегендәге Русия хоккейчылары “Карьяла Кубогы”нда Финляндия уенчыларын җиңүгә ирешә.

Исәп икегә бер белән Биләлетдинов такымы файдасына тәмамлана.

Шул рәвешле Русия уенчылары Европа турында дүрт этапның берсен уңышлы үтә. Киләсе уен 12 ноябрьдә Швеция хоккейчылары белән булачак.

XS
SM
MD
LG