Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар егете” иң көчлесеме, иң зирәгеме?


"Татар егете-2010" бәйгесеннән күренеш
"Татар егете-2010" бәйгесеннән күренеш

10 ноябрьдә Татарстан башкаласында яшәүче татар егетләре арасында узучы "Татар егете" бәйгесенең чираттагы туры үтте. Казанның 7 районында җиңеп чыккан егетләр акыл һәм гыйлем дәрәҗәсен билгеләүдә катнашты.


Казан шәһәрендә милли яшәү рәвеше бөтен татар дөньясы өчен үрнәк булырга тиеш. Әмма шәһәр яшьләренең шактый өлеше туган телдән, милли мәдәнияттән читләшә бара. Бу – киң җәмәгатьчелекне борчый торган тискәре күренеш.

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин “Казан мәллә туган телне оныту башкаласы” дип язган иде. Глобальләшү шаукымына ияреп, милли рухияттән читләшүче яшьләр һәм өлкән яшьтәгеләр һәр кайда очрый.

Шулай да соңгы елларда, татарча сөйләшү, милли мәдәният белән кызыксыну шәһәр яшьләре өчен дә кирәкле, күңелгә ятышлы, дип санаучылар арта.

Гөлназ Исмәгыйлева
Гөлназ Исмәгыйлева
Милли гимназияләр, заманча мәдәният үзәкләре, дискотекалар Казанда яшәгән татарларның да милли үзаңын арттыра. “Татар егете” дип аталган бәйге дә Казанда 6нчы тапкыр үткәрелә икән. Бу хакта Казан шәһәр хакимияте башкарма комитетының милли мәсьәләләр комитеты хезмәткәре Гөлназ Исмәгыйлева сөйләде.

"Быелгы бәйге октябрь аенда башланып, Казанның 7 районында да уңышлы гына үтте. Һәр районнан иң зирәк, булдыклы татар егете сайлап алынды.

Быелгы бәйгенең үзенчәлеге: физик яктан көчле егетне сайлау милли көрәш номинациясендә үткәрелде. Татар егетләре арасында милли көрәштә Атлас Гафиятов кебек танылган хөкемдарның катнашуы бу бәйгенең никадәр җитди булуын күрсәтә.

Ә инде узган пәнҗешәмбе көнне интеллектуаль яктан иң зирәк һәм сәләтле татар егетен билгеләү тагы да кызыграк булды. Аны күренекле язучы, драматург, Габдулла Тукай исемендәге бүләк иясе Рабит Батулла алып барды.

“Иң зирәк татар егете” дигән номинациядә Мәрҗани исемендәге икенче татар гимназиясе укучысы Марсель Гәрәевның җиңүе очраклы түгел. Димәк мондый уку йортлары чын татарларны тәрбияли", ди ул.

Иң кызыклы һәм киеренке бәйге 7 районның иң затлы татар егете исемен алган дәгъвачылар арасында 18 ноябрьдә булачак. Ул Галиәсгар Камал исемендәге театр бинасында оештырыла.
XS
SM
MD
LG