Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән хакимияте митингтагыларга ут ача


Бүген Йәмәндә хакимияткә каршы митинглар үтте. Таиз шәһәрендә хөкүмәт гаскәрләре демонстрантларга ут ачып дистәгә якын кеше һәлак булган дип хәбәр ителә. Алар арасында өч хатын-кыз һәм бер бала да бар.

Шаһитләр әйтүенчә, аларга артиллериядән атканнар. Хакимияткә каршы митингны бастыруда катнашучы гаскәрләргә Йәмән президенты Гали Абдалла Салихның улы җитәкчелек итә.

Җомга Йәмәннең Сана шәһәрендә дә каршылык чаралары узды. Гыйбадәттән соң җирле халык митингка чыккан. Хәрбиләр һәм шәһәрдә яшәүче тыныч кешеләр арасында бәрелеш еш була ди, күзәтүчеләр.
XS
SM
MD
LG