Accessibility links

Уфада әфьюннәр ятьмәсе зурая


Башкортстанда алты меңнән артык кешедә “наркомания” диагнозы
Башкортстанда алты меңнән артык кешедә “наркомания” диагнозы

Башкортстанның наркотиклар әйләнешенә каршы хезмәте быелгы ун айлык эшчәнлеккә йомгак ясаган. Нәтиҗәләр күңелле түгел – республикада наркотикларга бәйле җинаятьләр янә дә арткан.


Уфада гына да бу ел башыннан наркотиклар әйләнешенә бәйле 1,5 мең җинаять очрагы теркәлгән. Шуның бер меңе наркотиклар сату гамәле дип белдерелә. Ун айда башкалада 24 килограмм төрле әфьюннәр тартып алынган. Әфьюнчеләр җыелыша торган өч махсус урын-притон да ябылган.

Соңгы елларда Башкортстанда әфьюннәр таралуы артуы зур борчылу тудыра. Республикада алты меңнән артык кеше “наркомания” диагнозы белән теркәлгән.

Узган елда Башкортстанда 680 миллион сумлык әфьюн матдәләр юк ителгән. Әфьюн кулланучылар 978 кешегә арткан. Әле бу рәсми теркәлгәннәре генә. Ә күпме әле аларның яшерен рәвештә һаман да үзләрен агулаучылары һәм үлемгә дучар итүчеләре. Уфа, Бәләбәй, Ишембай, Мәләвез, Стәрлетамак, Күмертау, Нефтекама, Салават кебек зур шәһәрләрдә балигъ булмаган әфьюнчеләр дә арта.

Әфьюн сатып алырга акчалары булмаганнар җинаять юлына да баса. Җинаять очракларының күпчелегендә яшь-җилкенчәк гаепле.

Башкортстанга әфьюннәр Әфганстан, Үзбәкстан, Таҗикстан тарафларыннан килә. Башка төбәкләргә алып китү өчен тәгаенләнгән әфьюннәр юллары да еш кына Башкортстан аша үтә. Күп кенә очракта наркотикларга контрольлек итү хезмәте көчләре һәм хокук саклау оешмалары җинаятьчеләрнең эзенә төшә. Ләкин җинаятьчеләр үзләренең кырын эшләрен уңышлы аткарып чыккан очраклар да күп булуы мөмкин, әлбәттә.

Башкортстанда былтыр әфьюн сәүдәсе белән шөгыльләнгән йөзгә якын кешенең берьюлы кулга алынуы да республика җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә иде. Ул чакта Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте көчләре Уфада һәм тагын берничә шәһәрдә бер наркокартельгә берләшкән кешеләрне кулга алды. Ул берләшмәгә җәмгысе ике йөз тирәсе кеше җәлеп ителгән дип белдерелде. Наркотиклар сатудан һәр ай саен 1,5 миллион доллар керем алына торган булган. Игътибарны җәлеп иткәне шул: әлеге җинаятьчел табышлар легаль эшчәнлеккә юнәлдерелә барган – төзелеш эшләренә, футбол клубы, азык-төлек цехлары һәм автосервислар тотуга. Наркокартель үзе янә дә кечерәк биш төркемгә бүленеп эшләгән һәм аларның һәрберсенең үз мөдире булган.

Башкортстанда әледән-әле шулай берләшкән җинаятьчел төркемнәрнең кулга алынуы күп сораулар тудыра. Аларның нәкъ менә Башкортстанда үзен иркен тотуы һәм “пычрак” акчаларын легаль бизнеска да күчерүе республиканы бар Русиягә “таныта”.
XS
SM
MD
LG