Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:41

Уфада татар галимен хөрмәтләделәр


Роберт Миңнуллин юбилярга рәхмәт хаты тапшырды

Роберт Миңнуллин юбилярга рәхмәт хаты тапшырды

Уфада яшәүче танылган татар галиме, филология фәннәре докторы, профессор Рәиф Әмировка 70 яшь тулды. Шушы уңайдан үзе эшләгән Башкорт дәүләт педагогия университетында 10 ноябрь көнне аның юбилей кичәсе булып үтте.


Рәиф Әмиров Башкортстандагы киң билгеле галим һәм язучы. Кырык ел буе педагогия университетында эшләде ул. Шуның утыз елы урыс әдәбияты кафедрасы мөдире вазифасында. Әллә ничә буын талипларга белем бирде, байтак аспирантларның фәнни җитәкчесе булды Рәиф Әмиров.

Гыйльми хезмәтләр язу һәм мөгаллимлек эше белән беррәттән әдәби иҗатка да вакыт таба килде Рәиф әфәнде. Шулай ук үзенең йөзләрчә әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән яшь иҗатчыларга да, тәҗрибәле каләм әһелләренә дә файдалы киңәшләре белән ярдәм итте ул.

Рәиф Әмиров Уфа татар милли хәрәкәте башында торучыларның да берсе. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән республика татарлары мәнфәгатьләрендә әллә күпме игелекле гамәлләр тормышка ашырылды. Уфада “Нур” татар театрын ачу хәстәрлекләре белән йөрүчеләрнең дә иң дәрманлысы ул.

Шулай ук Башкортстан Татар телле язучылары берлеген оештыру юлында да үзен көрәшче итеп күрсәтте атаклы милләттәш. Дистә ел буе кырыктан артык мәхкәмә утырышлары аша үтеп, Башкортстан Татар телле язучылар берлеген рәсми теркәтүгә ирешә алды ул. Хәзер инде бу берлекне финанслауны республика бюджеты исәбенә кертү хәстәрен күрергә кирәк, ди ул.

Татар халкы хокукларын яклап эзәрлекләүләргә дучар ителүе аркасында сәламәтлеге дә какшады, әмма рухы сынмады гаярь егетнең. 70 яшьлек юбилеен да егетләрчә дәрт һәм дәрман белән каршы алды милләт улы.

Рәиф Әмировны юбилее белән котларга төрле төбәкләрдән аның якташлары, элекке укучылары, хезмәттәшләре килгән. Алар күпкырлы талант иясенә иң җылы котлауларын җиткерде һәм бүләкләрен бирде. Казаннан килгән халык шагыйре Роберт Миңнуллин да Татарстанның төрле оешмалары исеменнән юбилярга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

XS
SM
MD
LG