Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:42

Башкортстанда янә дә бер бала асылынып үлде


Башкортстанның Учалы районында тагын бер үсмер үз-үзенә кул салды. 15 яшьлек кыз 9 ноябрь кичендә асылынып үлде.


Соңгы айларда республикада үз-үзенә кул салучы балаларның артуы зур борчу тудыра. Әле октябрь аенда гына да Башкортстанның төрле районнарында, шул исәптән Уфа шәһәрендә дә алты бала мордар киткән иде. Әле аларның кайберләренең ни сәбәпле үз-үзенә кул салулары ачыкланып та бетмәгән. Һәм менә янә дә чираттагы бер фаҗига.

Башкортстан психологлары әйтүенчә, бөтен ил буенча да соңгы елларда балаларның мордар китүе артуы күзәтелә. Бу җәһәттән Башкортстан да искәрмә түгел, диләр алар. Әмма шулай да соңгы ике айда гына да дистәгә якын үсмернең якты дөнья белән хушлашуы хафага сала.

Балаларның үз-үзенә кул салуына күп очракта гаиләдә ата-ана белән кискен мөнәсәбәтләр, бер-берсен аңламаулар, шулай ук бәхетсез, җавапсыз мәхәббәт, мәктәптә начар билгеләр алганнан соң курку сәбәпче дип раслый балалар психологлары.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG