Accessibility links

Мәскәү Дүшәнбегә мигрантлар белән басым ясый


Садовничий һәм Руденко мәхкәмәдә
Садовничий һәм Руденко мәхкәмәдә

Таҗикстанда Русиянең чартер һава ширкәте очучылары хөкем ителгәнгә җавап йөзеннән Мәскәү таҗик мигрантларын өйләренә кайтарып җибәрергә әзерләнә башлады.

Таҗикстанда Русия чартер һава ширкәтенең рөхсәтсез корал ташуда гаепләнгән ике очучысы тирәсендәге вазгыять җомга көнне яңа юнәлеш алды. Бер яктан, русияле Владимир Садовничий һәм Эстония ватандашы Алексей Руденко адвокаты Гулом Бобоев мәхкәмә карарын шикаять итте. Икенче яктан, Русия миграция хезмәте йөзләп таҗик мигранты якын арада илләренә кайтарып җибәреләчәк дип белдерде.

Әлеге хезмәте башлыгы Константин Ромодановский сүзләренчә, әлеге таҗиклар Русиядәге миграция канунын бозган.

Аннан да кала, 10 ноябрь көнне Мәскәүдә тагын бер төркем – 211 таҗик ватандашы тоткарланган.

Константин Ромодановский
Константин Ромодановский
“Алар шулай ук канун бозган өчен, өч елдан алып биш елга кадәр Русиягә кертелмәскә мөмкин”, ди Ромодановский.

Русиядәге мәгълүмат чаралары һәм сәясәтчеләр Мәскәү таҗик мигрантлары белән Дүшәнбегә басым ясарга мөмкин дип әйткән иде инде. Ромодановскийның белдерүе моның раслануын күрсәтә.

Таҗикстандагы һәр җиденче кеше Русиягә барып акча эшли. Миллионга якын таҗик анда сезонлы эштә дип белдерелә. Алар Русиядә эшләп тапкан акчаларын илләренә җибәрә һәм бу фәкыйрь Таҗикстан икътисады өчен дә зур керем булып тора.

Ромодановскийның бүгенге белдерүен 10 ноябрь көнне Русия президенты белән очрашканнан соң ясады. Русия мәгълүмат чаралары алар нәкъ таҗик мигрантлары турында сөйләшкән дип хәбәр итә.

9 ноябрь көнне Медведев: “Без үзара беректәшлек мөнәсәбәтләре белән бәйле Таҗикстан хакимиятенең җавабын көтәбез. Шуннан соң карар итәчәкбез. Бу карар нинди җавап килүгә бәйле рәвештә симметрик яки асимметрик була ала”, дигән иде.

10 ноябрь көнне очучылар эшләгән “Ролкон” ширкәте башлыгы Сергей Полуянов “Интерфакс”ка пилотларны иреккә чыгарсыннар өчен тырышачагын әйтте. Ул шулай ук Таҗикстан хакимиятендәге түрәләрнең әлеге ике АН-72 очкычына күзе төшкән, пилотларны гаепләп аларны үзләштерергә теләгән дип тә әйтте.

Русия хакимияте мәхкәмә карарын гадел түгел һәм сәясәтләшкән дип белдерде.

Русиянең Дүшәнбедәге илчесе Юрий Попов җомга көнне пилотлар тирәсендә туган вазгыятьне тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре белән хәл итү өчен Мәскәүгә кайтты. Попов атна башында Таҗикстан президенты Эмомали Рахмонов белән очрашкан иде инде.

10 ноябрь көнне Таҗикстанның баш прокуроры "Мәскәү сораса, Дүшәнбе очучыларны бирү мөмкинлеген караячак" дип тә белдерде.

Дүшәнбе очучыларны президент кодасы улына алышырга тели

Таҗикстан шыпырт кына очучыларны Таҗикстан президенты Эмомали Рахмонов кодасының улы белән алыштырырга тели дигән хәбәрләр дә бар. “Московские новости” язуынча, Рөстәм Хукумовны Мәскәүдәге мәхкәмә Русиядә наркотиклар таратуда гаепләп, тугыз елга төрмәгә ябу карары чыгарган. Ул һәм тагын өч кеше 2008 елда Мәскәү янында кулга алынган булган. Хукумов хәзер Мәскәү янындагы Зеленоград төрмәсендә утыра. Аның мобил телефоны да, комьютеры да бар. Моңа кадәр Таҗикстан түрәләренең туганнарын иреккә чыгарырга тырышу уңышсызлык белән төгәлләнгән иде, дип яза газет.

Рөстәм Таҗикстан тимер юллары ширкәте башлыгы Аманулла Хукумовның улы. Хукумовның икенче улы исә президент кызына өйләнгән.

Белгечләр, пилотлар тирәсендәге соңгы вазгыять алыш-биреш белән генә тәмамланмаска ошый, ди. Русиянең канун бозган дип таҗик мигрантларын илләренә кайтарырга теләве дә, Медведевның “Таҗикстан хакимиятенең җавабын көтәбез” дип әйтүе дә моңа ишарә итә.
XS
SM
MD
LG