Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран хәрби базасында шартлаудан 15 кеше һәлак булды


Иранда корал саклагычтагы көчле шартлау нәтиҗәсендә 15 кеше һәлак булды. Иран киңкүләм мәгълумат чаралары белдерүенчә, шартлау башкала Тәһраннан көнбатыштарак урнашкан Карадж шәһәре янындагы хәрби базада булган. Шаһитләр әйтүенчә, шартлау тавышы саклагычтан 45 чакрымда Тәһран тирәләрендә дә ишетелгән.

Бу базада Иран Инкыйлаб сакчылары көчләре урнашкан.

12 октябрьдә Иранның көнбатышында, Хоморабад шәһәре янындагы корал саклагычта да шартлау булып берничә хәрби яраланган иде.
XS
SM
MD
LG