Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

Обама Азия-Тын океан форумында катнашу өчен Һавайига килде


АКШ президенты Барак Обама Азия-Тын океан илләре җитәкчеләре очрашуында катнашу өчен Һавайи штаты башкаласы Һонолулуга килде.

Анда Обама Азия Тын океан икътисадый хезмәттәшлек оешмысының әлеге илләр арасында сәүдәне киңәйтү максатындагы форумын җитәкләячәк.

Ак Йорт вәкиле Бен Родес Обама АКШның төбәктә узган ярты гасырда булган кебек иминлек һәм тотрыклылык таянычы булып калачагы турында чыгыш ясаячак, дип белдерде.

Һавайи Обаманың Тын Океан төбәгендә 9 көнлек сәфәренең беренче тукталышы. Аннан соң ул Индонезиянең Бали утравында үтәчәк Көнчыгыш Азия Саммитына китәчәк.

XS
SM
MD
LG