Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда атышлар һәм шартлаудан 7 кеше һәлак булды


Казакъстанның көньягындагы Тараз шәһәрендә корал кибетен талау вакытында атышлар һәм шартлау нәтиҗәсендә җиде кеше һәлак булды, өчәү яраланды.

Казакъстан баш прокуроры урынбасары Нурмөхәммәт Исаев әйтүенчә, корбаннарның бишесе полиция хезмәткәре, берсе кибеn сакчысы, берсе талаучы. Полиция кулга алырга маташканда ул үз-үзен шартлаткан.

Һөҗүм итүченең җиһадчы булуы ачыкланган диелә.

Октябрь ахырында Казакъстанның Атырау шәһәрендә ике шартлау булган иде. Ул шартлаулар өчен җаваплылыкны “Хәлифәт солдатлары” исемле радикал төркем үз өстенә алды.

Бу хәлләргә бәйле рәвештә “үтерү” һәм “террор гамәле” маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган.
XS
SM
MD
LG