Accessibility links

Кайнар хәбәр

Атамбаевның Кыргызстан президент сайлавында җиңүе рәсми расланды


Кыргызстан премьер-министры Алмазбәк Атамбаевның 30 октябрьдәге президент сайлауда 63 процент чамасы тавыш җыеп җиңеп чыгуы бүген рәсми рәвештә расланды.

Кыргызстан үзәк сайлау комиссиясе Атамбаев ышанычлы җиңүгә иреште, сайлауның икенче турын үткәрү зарурлыгы юк, дип белдерде.

Бөтен Кыргызстан фиркасе җитәкчесе Адахан Мадумаров 14,8 процент, Камчыбәк Ташиев 14,3 процент тавыш җыйган.

Калган 13 намзәтнең берсе дә бер проценттан артык тавыш җыя алмаган.
XS
SM
MD
LG