Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә хакимият яклы зур демонстрация үтте


Гарәп илләре лигасының Сүрияне бу оешма утырышларында катнаштырмау карарына ризасызлык белдереп бүген Димәшктә президент Бәшәр Асадның дистәләрчә мең тарафдары урам җыенына чыкты.

Якшәмбегә каршы төндә Димәшктә демонстрациячеләр Сүрияне Асадның хакимияттән китүен таләп итүче тыныч демонтсрациячеләргә каршы көч куллану өчен тәнкыйтьләүче дәүләтләрнең илчелекләренә һөҗүм итте.

Согуд Гарәбстаны үз илчелегенә һөҗүмне кискен хөкем итте. Һөҗүмнәрдән Катар белән Төркия илчелекләренә дә зыян килгән.
XS
SM
MD
LG