Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Медведев белән Иран турында килешкәнлеген белдерә


АКШ президенты Барак Обама яшерен рәвештә атом коралы ясарга маташу турында яңа гаепләүләр белдерелгән Иранга карата Русия президенты Дмитрий Медведев белән бергәләп эш итү турында килешкәнлеген белдерде.

Һонолулуда үтүче форум читендә шимбә көнне Медведев белән аерым очрашудан соң Обама журналистлар алдында чыгыш ясады.

Соңрак ул Кытай президенты Һу Дзинтао белән дә сөйләште һәм АКШ белән Кытай Иранның “халыкара кагыйдәләргә һәм нормаларга” буйсынуын тели диде.

Әмма Русия президенты да, кытайныкы да Обама белән очрашудан соң җәмәгатьчелек алдында Иран турында берни әйтмәде.

Маңарчы Тәһранга карата БМО Иминлек шурасының дүрт чикләвен хуплаган, вето хокукына ия Русия белән Кытай Иранга карата яңа чикләүләргә каршы дигән хәбәрләр бар.
XS
SM
MD
LG