Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:25

Комида булган янгында җиде кешенең үлүе тикшерелә


Коми республикасында эшчеләр тулай торагындагы янгында җиде кешенең һәлак булуына бәйле җинаять эше ачылды.

Республика тикшерү идарәсе белдерүенчә, тикшерү эше аеруча мөһим эшләр идарәсенә тапшырылган.

Янгыннан зарар күргән өч кеше хастаханәгә салынган.

Мигунь шәһәрендәге бер төзелеш ширкәтенә караучы бу тулай торакта барлыгы 120 кеше яшәгән. Якшәмбегә каршы төндә янгын вакытында анда 43 кеше булган.

Янгын иртән генә сүндерелгән. Каза ут белән сак эш имтәү сәбәпле чыккан диелә.

XS
SM
MD
LG