Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Фобос-Грунт”ны коткару мөмкинлеге калмавы әйтелә


Русиянең сәнәгать тармагы вәкиле Интерфакс агентлыгына “Фобос-Грунт” планетаара автомат станцияне югалган дип санарга мөмкин, аны коткару мөмкинлеге калмады дип белдергән.

Русия Марска дип җибәргән станция тиешле юнәлеш ала алмады.

Станциядән телеметрик мәгълумат алу һәм икенче идарә сисмемын кабызу тырышлыклары уңышсыз тәмамланды.

“Фобос-Грунт” Марсның иярчене Фобосны тикшереп аның кайбер кисәкләрен Җиргә алып кайтырга тиеш иде.
XS
SM
MD
LG