Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:26

Оренбур өлкәсенең Каргалы авылында Корбан гаетен үзенчәлекле итеп үткәрделәр. Бәйрәм өстәле артында вәгазь дә сөйләнде, догалар да укылды, авыл халкының көндәлек яшәеше турында җитди сөйләшүләр дә булды.


Корбан гаете көнне өч мәчетнең берсендә – 1749 елда ук төзелгән Куш манарага гыйбадәт кылырга килүчеләр сыеп бетмәде, чөнки дүрт меңнән артык халкы булган каргалылар гает намазына гаиләләре белән килгән иде. Өстәвенә, бәйрәм ял көненә туры килде. Вәгазьне татар телендә әлеге мәчетнең имамы Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин сөйләде.

260 еллык тарихы булган Каргалы авылында нинди генә еллар, вакыйгалар булуына карамастан, корбан чалуны туктатмаганнар, хәтта авылда берничә махсус мал чалу урыны – кастаплар булган.

Каргалыда корбан итен мохтаҗларга тарату – гадәти күренеш. Ике баласы белән яшәгән гарип Нәргизә Биктимировага корбан итен Хәлиулла хәзрәт ел да китерә икән: “Минем дин әһелләренә рәхмәтләрем чиксез, алар миңа күп еллар барышында ярдәм итеп торалар”, дип сөйләде ханым.

Оренбур төбәгенең иң борынгы татар авылыннан соңгы елларда гына хаҗ гамәлен үтәүчеләрнең саны өч дистәдән артып китте. Әлеге елны хаҗ сәфәренә биш кеше барды.

Элек-электән ислам динендә булган Оренбур татарлары дин кардәшләрен Корбан ашларына күпләп җыя, хәтта алдан ук чиратка да басалар. Гает бәйрәменең икенче көне Татар Каргалы авылында үзенчәлекле үтте. Ашлары тәмле, күзләре нурлы, йөрәкләре иманлы, ә менә сөйләшүләр бик җитди булды.

Әлбәттә, бәйрәм өстәле артында вәгазь дә сөйләнде, догалар да укылды, әмма дә ләкин авыл халкының көндәлек яшәешенә дә игътибар зур булды. Мәсәлән, Фәрит Исламовны балаларның үз туган телләрендә камил сөйләшмәве борчый. Моның өчен ниләр эшләргә? Бу һәм башка мәсьәләләр буенча җитди сөйләшүләр булды.

Кунаклар арасында авыл җирлеге хакимияте башлыгы, җирле депутатлар, имамнар, авылның яшьләре булды.Әйе, кунаклар да саллы, сөйләшүләр дә җитди иде. Әңгәмә Каргалы авылының тарихына һәм дини темага кагылышлы сораулардан торган викторина белән үрелеп барды. Әлбәттә, җиңүчеләр дә бүләксез калмады.

”Бу сөйләшү соңгысы булмас, киләчәктә дә мондый җыеннарны планлаштырырга уйлыйбыз”, диде Каргалы авылының Куш манара мәчете имамы Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин.

Әлеге табын артында утыручы милләттәшләребез авылның хәлен тагын да яхшырту юлларын эзләү турындагы уйланулар белән таралышты. Ә авылдашлар үзләренә үрнәк итеп ишетә белгән, ә кайберләре анда булып та кайткан Чуашстанның Шыгырдан авылы мөселманнарының яшәешен үрнәк итеп алмакчылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG