Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия гарәп илләренең ашыгыч саммитын җыюны сорый


Дәмәшк гарәп илләренең ашыгыч саммитын оештырырга чакыра. Шул рәвешле Сүрия гарәп илләре лигасыннан читләштерелүен туктатмакчы.
Сүрия җитәкчелеге гаризада гарәп илләре лигасыннан махсус күзәтүчеләр чакырырга теләүләрен дә әйтә.

Шимбә гарәп илләре лигасы вәкилләре Каһирәдә үткән очрашуда Сүрияне бу оешма утырышларында катнаштырмаска дип килеште. Димәшк хөкүмәткә каршы демонстрацияләрне көч белән бастыруын туктату турындагы килешүләрне үтәгәнчегә кадәр оешманың бер утырышында да катнаштырылмаячак, диде гарәп илләре лигасы.

Катар премьер-министры Хәмәт Бин Яссим әл-Тхани укып ишеттергән белдерүдә бу карарның чәршәмбедән гамәлгә керәчәге әйтелде.

Гарәп илләре лигасы генераль секретаре Набил Әл-Гарәби белдерүенчә, халыкара җәмәгатьчелек Сүриядәге тыныч халыкның иминлеген тәэмин итәргә тиеш. Ул шундый ук мөрәҗәгать белән БМО-ның иминлек шурасына да чыгарга мөмкинлеген әйтте.
XS
SM
MD
LG