Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламабадта Төркмәнстан һәм Пакыстан президентлары очраша


Бүген Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов Исламабадка килде. Ул Пакыстан президенты Асиф Али Зардари һәм хөкүмәт башлыгы Йосыф Рази Гилани белән ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү юнәлешендә сөйләшүләр үткәрде.

Пакыстанның тышкы эшләр министрлыгы вәкиле белдергәнчә, сөйләшүнең төп темасы – энергетика өлкәсендәге сәүдә әйләнешен үстерү. Аерым алганда сүз яңа төзеләчәк газ үткәргеч проекты турында бара, ул Төркмәнстаннан Әфганстан, Пакыстан һәм Һиндстанга газ үткәрергә тиеш булачак.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG