Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия оппозициясе Төркиядә вәкиллек ачарга тели


Сүрия президенты Бәшәр Әсад режимына каршы оппозиция Төркиядә вәкиллек ачарга тели. Якшәмбе Сүриянең милли шура әгъзалары вәкиллек ачарга теләк белдерелгән кәгазьне Төркиянең тышкы эшләр министры Әхмәт Давытуглына тапшырды.

Кичә Дәмәшк шәһәрендә хакимият яклы кешеләр берничә чит дәүләтнең илчелегенә һөҗүм итә, зыян күрүчеләр арасында Төркия илчелеге дә була. Әнкара тиз арада Сүриядәге илчеләрнең гаиләләрен кире кайтара. Күзәтүчеләр фикеренчә, соңгы елда Төркия белән Сүрия мөнәсәбәтләре нык кына суына.
XS
SM
MD
LG