Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:47

Изге ана иконасының татарга каршы миссиясе дәвам итә


Казанда тәре йөреше, 21 июль 2009

Казанда тәре йөреше, 21 июль 2009

Тарихчыларның кайберләре, Русия бу иконаны басып алган җирләрдә хакимиятен ныгытуда, милли үзенчәлекләрне бетерүдә куллануын дәвам итә, ди. Иконаның бернинди зыяны юк, ул Казанны танытачак һәм туристлар килүне арттырачак дип белдерүчеләр дә бар.


2012 елда Казанны зур юбилей көтә. Тик андый түгәрәк даталарны яратучы хакимият бу хакта әлегә дәшми - эш шунда ки, Казанны басып алуга 460 ел тула. Киләсе елга Хәтер көненең ничек буласы турында әлегә сүзләр әйтелми. Моңа кадәр үткән Хәтер көннәренә чыгучылар да соңгы вакытта уртак тел таба алмый. Быел да ул ике көн рәттән булды. Бер-ике депутаттан кала, республика җитәкчелеге дә бу көнне белмәмешкә салыша. Шәһәр хакимияте исә үзен әлеге вакыйга дөньяда бөтенләй булмаган кебек тота.

Аның каравы, башка юбилейга әзерләнү турында инде карар чыкты - Хәтер көненең 460 еллыгында шәһәр хакимияте тәкъдиме белән Казан Изге ана иконасына табына башлауга 400 ел тулу бәйрәм ителәчәк. Казан мэры Илсур Метшин бүгеннән үк әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләрен башларга дип күрсәтмәсен бирде инде. Бу тантана башкалага туристлар килүне арттырачак дип тә әйтелде.

Истәлекле вакыйгаларга күз салсаң, Татарстанда татарның бер генә тарихи көне дә, шулай ук Русиякүләм бәйрәмнәр дә күркәм булып үзләре генә үтми. Әле яңа гына булганы - Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда моңа кадәр күрелмәгән халык катнашында тәре йөреше узды. Бу чараны чиркәү Казан Изге ана иконасын халыкка күрсәтү дип атады. 1612 елның 4 ноябрендә Мәскәүне поляклардан азат итүне искә алуда Казан әнә шулай итеп үз өлешен кертте.


Христианнар Изге ана иконасын елга ике тапкыр: 21 июльдә һәм 4 ноябрьдә искә ала. 21 июль – иконаның табылган көне, 4 ноябрь – Русияне поляклардан азат иткән көн: правослау руханиләре полякларны җиңәргә нәкъ менә шушы икона ярдәм итте ди.

Икона тышкы сәясәт коралына да әйләнә

Әлеге икона татар мәркәзе Казанның 1000 еллыгын тантана иткәндә Ватиканнан кайтарылган иде. Танылган археолог, Казанның меңъеллыгын исбат итүче галимнәрнең берсе - Фаяз Хуҗин, 2005 ел алдыннан иконаны кайтару теләге правослау чиркәвеннән түгел, ә шәһәр хакимиятеннән чыкты, дип әйтә.

“Казан кирмәнен ЮНЕСКО-ның архитектура истәлекләре исемлегенә кертеп куйдылар. Меңъеллыкка бәйле Казанны халыкара туристлар үзәгенә әйләндерү проблемы да килеп туды. Моны Казан Изге ана иконасы белән дә бәйләсәк яхшы булыр, Казан туристлар өчен кызыклы урынга әйләнер иде дигән фикердән чыгып эшләнде ул”, ди Хуҗин.

Ул вакытта шәһәр башлыгы Камил Исхаков иде. Мэрлыктан алынгач ул Русиянең Ерак Көнчыгыш бүлгесендә президент вәкиле, аннан соң Ислам конференциясендә Русия вәкиле булып эшләде.

Фаяз Хуҗин

Фаяз Хуҗин

Иконаны Казанга кайтару зур стратегик проект буларак планлаштырылды. Ул шартлы рәвештә “Возвращение Казанской” дип аталды. Хәзерге кебек үк, ул вакытларда да Мәскәү патриархаты белән Ватикан арасында мөнәсәбәтләр салкын иде. 2004 елда ук “Независимая газета” әлеге иконаны “тышкы сәясәт коралы” дип атады. “XX гасыр башында юк ителгән, соңрак Папа аппартаментларында серле рәвештә пәйда булган икона чит ил һәм шул ук вакытта Русия сәясәтчеләре арасында алыш-биреш картасына әйләнә”, дип язды газет.

Башта Ватикан иконаны бирү бәрабәренә Иоанн Павел II-нең Русиягә сәфәрен оештырырга теләде. Ватиканның бу теләге барып чыкмады. Шуннан соң, “Независимая газета” язуынча, Татарстанның ул вакыттагы президенты Миңтимер Шәймиев шәһәр башлыгы Исхаковның иконаны кайтару теләген хуплаган һәм башка-баш дигәндәй, Казанда католик чиркәве төзергә вәгъдә иткән. Икона кайтарылды, Островский урамында, Казанның тарихи өлешендә, “Меңьеллык бакчасы”ннан ерак булмаган җирдә чиркәү дә салынды.

Тарихчыларның кайберләре иконаны кайтару идеясе Казанга өстән - Мәскәүдән төшкән дигән фикердә. Меңъеллыкны әнә шул икона бәрабәренә генә зурлап үткәрергә рөхсәт иткәннәр дип әйтүчеләр дә бар. "Меңъеллык белән бергә кушмыйча иконаны кайтаруны үзен генә зурлап үткәрсәләр, татарларның күңеленә тагын бер яра салыныр иде", ди алар.

Иконаның табылу тарихына да фикерләр каршылыклы

Галим Фаяз Хуҗин да икона артында Русиянең бөек мәмләкәтчел сәясәте ятканны кире какмый.

“Бу сәясәтчеләр эше. Алыш-биреш шулай булырга тиеш тә. Без сезгә Меңъеллык үткәрергә мөмкинлек бирәбез, ә сез безгә менә шундый мөмкинлек бирегез рәвешендәрәк нәрсәгә ошый бу”, ди Хуҗин.

1579 елда Казанда яшәүче кечкенә генә Матрона исемле кызның төшенә христианнарда Изге ана саналган Мәрьям керә. Нәкъ шул елны Казанның бер өлеше янган була. Мәрьям ана Матронага күмер һәм көл астыннан аның иконасын казып алырга боера. Казан басып алынуга 27 ел тулганда әлеге икона табыла. Менә шуннан соң иконаның серле куәте башланып китә.

Евгений Липаков

Евгений Липаков

Галимнәрнең кайберләре иконаның шушы татлы тарихына шикләнеп карый. Аны рус чиркәве вәкилләре алдан махсус куеп киткән, ә аннары килеп "тапкан" дип әйтүчеләр дә бар.

Татарстан фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты галиме, Казан рухи семинариясе укытучысы Евгений Липаков, марксист һәм ленинчылар да әлеге иконаның абруен юкка чыгарырга тырышкан иде инде, әмма ул булган хәл, дип әйтә.

“Аның табылуы бернинди дә уйдырма түгел. Документлаштырылган, анда шаһитларның да күрсәтмәле бар. Аны тапкан Гермогенның үз кулы белән язып калдырган документ та бар”, ди Липаков.

Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев фикеренчә исә, могҗизалы икона берничә зур миссия үтәү өчен махсус “табыла”.

“Урыслар татар җиренә, ислам җиренә килгәннән соң кызык хәлләр булып ала, ислам белән кызыксыну арта, кайберләре мөселман диненә күчә башлый. Православ динендә шактый гына проблемнар туган. Дини тәрбияне көчәйтеп җибәрү өчен менә шушы икона уйлап чыгарыла да инде. Гермоген бу вакыйгадан соң әкренләп күтәрелгән, иконаның да даны арткан. Соңыннан Гермоген Русия патриархы итеп билгеләнә”, ди Ислаев.

Аның фикеренчә, иконаның иң зур максаты – яуланган җирләрдә рус дәүләте хакимиятен дин белән ныграк кертү. Татарлар өчен изге булган урыннарда, изге чишмәләр янында ул елларда чиркәүләр, гыйбадәтханәләр дә күпләп төзелә башлый.

Фәйзелхак Ислаев

Фәйзелхак Ислаев

“Ул елларда дин белән дәүләтне аерып булмаган. Шуңа күрә яулап алынган җирләрдә православ чиркәве генә яшәргә тиеш булган. Хакимияткә көч-куәт бирер өчен икона уйлап чыгарылган да инде”, ди Ислаев.

Галимнәр, татар җәмәгать эшлеклеләре фикеренчә, бу сәясәт әле дә дәвам итә. Оптимизация дип милли мәктәпләрне бетерү, Русиянең төрле төбәкләрендә ана телен икенче сыйныфтан гына укыта башлау, урыс телен генә алга сөрү, дини китапларны экстремизмда гаепләп тыю, милли чараларга чиркәү үзенең тәре йөрешләре белән каршы төшү – болар барсы да бергә бәйләнгән, ди алар.

“Миңа калса, бу мәсьәлә белән аерым институтлар, фикер үзәкләре эшли. Алар тәкъдим иткән нәрсәне дин әһелләре тормышка ашырып кына бара. Безнең (татарларның) кызганыч, андый фәнни-тикшеренү үзәкләребез юк. Ә башкалар бу мәсьәләдә максатчан эшли”, ди Ислаев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG