Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:08

Мински метросын шартлатучыларга үлем җәзасы бирелергә мөмкин


Белоруста гаепләү Мински метросын шартлатучыларны үлем җәзасына тартырга кирәк дип белдерде. Беларус баш прокурорының урынбасары Александр Стук, җинаятьнең зур булуын һәм зыян күрүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып, мәхкәмәдән Дмитрий Коновалов һәм Владислав Ковалевны атып үтерергә дигән карар чыгаруны сорады.

Быел 11 апрельдә метрода бомба шартлау нәтиҗәсендә 15 кешенең гомере өзелде, 300-гә якын кеше яраланды.

Аннан да кала Коновалов һәм Ковалев 2005 елда Витебскида һәм 2008 елда Минскида Бәйсезлек көнендә террор гамәлләре оештыруда гаепләнә.

XS
SM
MD
LG