Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:58

Саннарга түгел, үзеңә ышанып яшәү кирәк


11.11.11 көнне Бишкәктә өйләнешкән яшь пар

11.11.11 көнне Бишкәктә өйләнешкән яшь пар

Дөнья әле генә 11.11.11 датасы уңаеннан шаулап алды. Шаулап кына калмады, үз тормышларын шул көнгә бәйләп мөһим карарлар кабул итүчеләрнең шактый икәнлеге ачыкланды.

Бүген халык башын бутау өчен ни генә уйлап тапмыйлар! Соң мондый көн ел саен була. Киләсе елга да булыр – 12.12.12. Эх, моңарчы шундый бәхетле көннәрнең күпмесе беленми дә калган.

Бар да шашынып өйләнешер, аннан аерылышыр, ниндидер хорафатка, ырымга калгач булмый инде ул. Элеккедән зарланабыз. Шуны ук сагынабыз да. Ул чакта да мондый көннәр булган. Кеше үзен бәхетле итеп хис иткәч, әкиятләрдән бәхет эзләмәгән. Тормышчан булган, үзе булдырган, тырышкан, «Чуртан кушуы белән», «Иванушка дурачок" кебек урыс халык әкиятләрен тормыш рәвеше итеп алмаган.

Бүген хорафатларның популярлашуы, багучыларның артуы һәм аларга ихтыяҗ булу – җәмгыятебезнең сырхаулыгы турында сөйли. Үзеңә тырышасы юк, менә шушы магик саннарга гына тотынасы, ул сине бәхетле итә һәм син тормыш арбасына утырып кына барасың.

Мондый ясалма бәйрәмнәр, көннәр кешене аңгырайту өчен файдалы. Бүген кеше китап, шул исәптән әкият тә укымый (ә мин үзем әле дә бик яратып укыйм әкиятләрне), шул китапка язылган тормышта, әкияттә яши. Телевидениедән дә шул хакта тапшырулар бара. Берни эшлисе юк, сафсата сатып кына үтә тормыш. Яратасы, яратыласы, секс белән шөгыльләнәсе, хыянәт итәсе. Ә тамак кайгысы икенче тормыш. Ул минем проблема түгел. Бәрәңге агачта үсәдер.

Әнә тиздән изге Вәли көне килеп җитәр. Ул нинди көндер, Вәлие кемдер. Урысның Валентины булса, ул бәйрәмне православие дә тыя. Әле генә 4 ноябрьне урысча маршлап "Россия для русских!" дип бәйрәм иттек.

Кыскасы, бәлкем, безгә журналистларга мондый шаукымлы нәмәрсәләр уңаеннан наданлыкка иярергә түгелдер, агартырга тырышыргадыр халыкны? Әйтик, кайчаннан шулай бәхетле көн ачыкланды әле? Һәм күпме кеше кавышып бәхетле булды. Хәтерем ялгышмаса, бу бәхетле көн беренче булып 2008-дә билгеле булды бугай. ЗАГСлар штурмланды. Һәм икенче елда шул парларның яртысы аерылганы ачыкланды. Бәхетле булу өчен сан түгел, аек акыл, саташып яшәмәү, тырышлык, булдыклылык кирәк бит!

Татарда әле тагын бер җүләр йола бар: ике гает арасында өйләнешергә ярамый, имеш. Соң ике гает арасы булмаган чак бармы соң ул? Менә тәмам аңгыраеп җиттек. Кайсыдыр мулланың кешеләрнең эчү мәҗлесләреннән тыелып торуын теләве аркасындадырмы, башка сәбәптәнме - сүзе булган да, ярамый килеп чыккан.

Вакыты җиткән икән, Рамазан аенда да өйлән. Авыз ачкач, теләсә нәрсә эшлә, хәрәмнән генә тыел.

Илфат Фәйзрахманов
нәшир
Казан шәһәре

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG