Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:58

Татарстанда бара торган террорга каршы күнегүләр күп кенә халыкның көндәлек тормышында уңайсызлыклар тудырды. Бер мөслимәне әфган хатын-кызына ошатып туктатканнар.


Бүген террорга каршы күнегүләр “Җиңү проспекты” метросы станциясендә узды. Баксаң, аның янында шикле әйбер табылган икән. Әлеге урынга ФСБ, эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре килде. Эшкә, уку урынына метрода йөрүчеләр башка транспортны сайларга мәҗбүр булды.

Соңгы көннәрдә Казанда мондый хәлләр инде гаҗәп түгел. Мисал өчен, якшәмбе көнне “УНИКС” - “Красные крылья” баскетбол такымнары арасындагы уенны карарга килүчеләрнең күбесе контроль сәбәпле бинага эләгә алмыйча кире кайтып китәргә мәҗбүр булды.

“Бизнес-online» язуынча,, “Баскет-холл”га керү юлында көч структуралары һәр килгән кешедән паспортлар таләп иткән.

Республикада террорга каршы чаралар узуы турында хәбәрләр алдан ук таралган иде. Татарстан эчке эшләр министрлыгы барлык халыкны игътибарлы булырга һәм шикле кешеләр һәм әйберләргә юлыкканда алдан ук аларга хәбәр итәргә сорады.

Ләкин халык күнегүләр вакытында бу кадәр уңайсызлыклар туар дип һич кенә дә көтмәде. Мисал өчен, Казан югары уку йортларының берсендә белем алучы Ләйсән Мусина ул көнне ярты сәгатькә диярлек укуына соңга калган. Аны сабакка барганда өч полиция хезмәткәре туктаткан.

“Мин үзем үзәктән читтә, Киров районында яшим. Тукталышка барып җиткәнче өч полиция хезмәткәре туктатты. Документларны сорадылар. Үзем белән паспортым юк иде, студент кенәгәсен күрсәттем. Мине ни сәбәпле туктатуларын сорадым, алар күнегүләр дип әйтмәделәр.”Сез Әфганстаннан килгән кешегә ошагансыз” диделәр. "Кайсы җирем белән ошаган?" дигәч: “Менә шулай киенеп йөрисез” диделәр. Шуннан исем, фамилиям, туган көнемне язып алдылар, аннары кайдадыр шалтыратып бу мәгълүматларны биреп көтә башладылар, шулай ук телефонымны сорап алып аны да тикшерделәр. Бер ярты сәгать тирәсе көтәргә туры килде, чөнки аларга җавапны шунда ук бирмәделәр. Минем киенүемә бәйләнделәр”, ди ул.

Лилия намаз укучы кыз булуын һәм яулык белән озын итәктә йөрүен әйтте. Хокук саклаучыларны бигрәк тә аның кедадан булуы сәерсендергән. Алар сүзләренчә, мондый аяк киемнәрне формаль булмаган яшьләр оешмасы вәкилләре кияргә мөмкин икән. Студент кыз үзенә күп җәяү йөрергә туры килүен һәм кеданың бик уңай аяк киеме булуын аңлаткач кына алар бу мәсьәләне башка кузгатмаган.

“Җавап килгәч, алар миннән гафу үтенеп җибәрделәр. Әмма миңа узып китеп йөрүче кешеләрдән бик уңайсыз булды, чөнки полиция вәкилләре тоткарлаган кешегә кырын карыйлар, ниндидер җинаятьче кебек кабул итәләр”, ди Мусина.

Аңардан аермалы буларак, Казанда эшләүче Гөлназ Бәдретдинны Уфадан килгән юлда тикшергәннәр.

“Юлда өч тапкыр туктатып паспортларны тикшерделәр. Башкортстанда ике тапкыр һәм Казанга килеп җиткәндә тагын бер тикшерделәр. Документлары шикле булган кешеләрнең багажларын да карадылар. Милиционерларның берсе икенчесеннән: "Юкмы теге кешеләр?” дип сорады. Минем уйлавымча, алар шәхсән кемнедер эзләделәр. Казанда террорга каршы чара булса, ни өчен аны Башкортстанда тикшерделәр, Казанда да метрога паспортсыз кертмиләр, урамда туктатып документларны карыйлар”, ди ул.

Бер-берсеннән шикләнүчеләр арта

Оештыручылар бу террорга каршы күнегүләр шәһәрдә яшәүчеләрнең игътибарлыгын тикшерү өчен оештырыла дип әйтә. Шул ук вакытта инде моннан зыян күрүчеләр дә бар. Мисал өчен, айнык булмаган бер кеше Казан тукталышларының берсендә зур сумка белән басып торучы уртача яшьтәге икенче кешегә игътибар итә. Шуннан ул аның янына килеп сумкасында нәрсә булуы турында сораша башлый. Нәтиҗәдә сораулардан гарык булган әлеге кеше исерек адәмнән котылырга тырышып карагач, берничә кат аның күкрәгенә пычак белән кадый.

Һөҗүм итүче җинаять урыныннан кача, әмма тукталышта калган сумкасындагы кул эзләреннән аны табалар. “Комсомольская правда” язуынча, ул 35 яшьлек элек хөкемгә тартылган кеше була. Аның сумкасында исә көндәлек вак-төякләр, тозлаган кыяр-помидор банкалары булуы ачыклана.

Элегрәк эчке эшләр министрлыгы тараткан белдерүдә террорга каршы күнегүләр 20 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк диелгән иде. Бүген исә министрлыкның интернет сәхифәсендә бу күнегүләрнең әле соңгысы түгеллеге әйтелә.

“Бу әле Казанда 2013 елда узачак Универсиада, 2015 елны үткәреләчәк су спорты дөнья чемпионаты һәм 2018 елны оештырылачак футбол дөнья чемпионаты алдыннан хокук саклау оешмаларының беренче генә күнегүләре. Бу террорга каршы чаралар даими уздыру планлаштырыла. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез һәм алдан ук аңлавыгыз өчен рәхмәт белдерәбез”, диелгән анда.

Казанда яшәүче мөселман Хәмзә Мөхәммәтҗан сүзләренчә, нинди генә кампания булмасын, ул акча белән бәйле.

“Сайлау алдыннан милләтчеләр дә килеп чыкты, урыс маршлары үткәрелә. Әлбәттә милләтчелек, террорчылык белән көрәшү дип ниндидер сәяси өстенлекләр алуны максат итүчеләр бардыр. Шушы юл белән кешенең игътибарын чын проблемнардан читкә юнәлтергә телиләр. Бүгенге көндәге икътисади кризис турында уйламасыннар өчен халыкның аңына ниндидер куркынычлар янатып торыр өчен кирәк дип уйлыйм”, ди ул.

Моннан тыш, Мөхәммәтҗан әлеге хәлне Татарстанны тотрыксыз төбәк итеп күрсәтү белән бәйле булырга мөмкин, дип саный.

“Мисал өчен, Универсиада, футбол чемпионатын уздыруда көндәшләр бар. Спорт базары шулай ук зур базар. Бу кадәр корылмалар төзелгәч Казанда төрле-төрле спорт чаралары даими үтәчәк дигән сүз. Ә ул кемгәдер ошамаска мөмкин”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG