Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлия Тимошенко янына адвокатларны кертмиләр


Юлия Тимошенко
Юлия Тимошенко
Украинаның элекке хөкүмәт башлыгы Юлия Тимошенко инде бер атнага якын үз адвокатлары белән сөйләшә алмый. Чөнки аларны аның янына кертмиләр, дип белдерде оппозициядәге депутат Сергей Соболев.

Соболев сүзләренчә, бу атна башында да Тимошенконың яклаучыларына аның янына керергә рөхсәт бирмәгәннәр. Ә экс-премьер үзе ябылу бүлмәсеннән чыгып йөри алмый, сәламәтлеге какшап урын өстендә ята.

Киев мәхкәмәсе Тимошенконы җиде елга төрмәгә хөкем итте һәм ул төрмәгә ябылды. Экс-премьер Русия белән газ килешүләрен төзегәндә вәкаләтләр кысаларыннан чыгуда гаепләнде.

Шушы көннәрдә Юлия Тимошенкога яңа гаепләү белдерелде. Ансы экс-премьерның «Украина бердәм энергетика системнары» ширкәте белән җитәкчелек иткән чорларына карый. Шул рәвешле Тимошенкога карата булган җинаять эшләре дүрткә җыелды һәм аларны бер бөтен итеп тупларга булдылар.

Тимошенок барлык гаепләүләрне кире кага, бу гамәлләр белән бүгенге хакимият аннан үч ала дип саный.
XS
SM
MD
LG