Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия оппозициясе вәкилләре Мәскәүгә килде


Сүрия Милли шура рәисе Борхан Гальюн, Сүрия хакимияте белән диалог бары тик илдә демократия урнашкач кына булачак, диде. Ул бу хакта Мәскәүдә, Русиянең тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре белән очрашуда әйтте.

Гальюн билгеләп үткәнчә, оппозиция хәзерге президент Бәшәр Әсад һәм аның гаиләсе белән сөйләшүләр алып бармаячак. Милли шура рәисе Сүриядәге кан коелуга Әсад җавап тотарга тиеш дип саный.

Сишәмбе оппозиция делегатлары Русинең тышкы эшләр министрлыгында киңәшмәләр үткәрә. Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров фикеренчә, Сүриянең оппозициядәге төркемнәре хакимият белән уртак тел табарга тиеш.

Сүриядә үткән тәүлектә яңа каршылык чараларында 70-ләп кешенең гомере өзелә.

Илнең хокук яклаучылары белдерүенчә, 34-ләп үлүче - хәрбиләр һәм иминлек көчләре хезмәткәрләре. Аларны президент Бәшәр Әсәдка каршы төркемгә күчкән хәрбиләр атып үтергән, ди Сүриянең хокук яклаучылары.

Атышларың иң кызган урыны булып Һомс шәһәре санала.

Оппозиция вәкилләренә хакимият тарафыннан көчле басым булу сәбәпле, Европа Берлеге дүшәмбе чикләү кертелгән Сүрия рәсмиләренең санын 74-кә җиткерде.

Атна башында, гарәп лидерлары арасында Үрдүн патшасы Габдулла II беренчеләрдән булып Бәшәр Әсәдны президентлыктан китәргә чакырды.
XS
SM
MD
LG