Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда яшерен мәдрәсәләр эзли башладылар


Татарстанда террорга каршы күнегүләр тәмамланып өлгермәде, инде яшерен мәдрәсәләрнең тамыр җәюе турында авыз чайката башладылар. Баксаң, мондый мәдрәсәдә радикаллар укыта икән.


Бүген кайбер урыс басмалары, зур куркыныч янаган сымак, Татарстанда яшерен, ягъни легаль булмаган мәдрәсәләр челтәре арта бара, дип язып чыкты. Имеш, мөфти булып Илдус хәзрәт Фәиз сайлангач бары Хәнәфи мәзһәбе нигезендә генә белем бирү башланган, шуңа кайберәүләр хәзер Согуд Гарәбстаны тәгълиматларын өйрәтү өчен яшерен мәдрәсәләрне куллана икән.

“Независимая газета” язуынча, хәзер Казанда 20 шундый качып эшли торган мәдрәсә бар. Шуларның 12се шәхси фатирларда урнашкан һәм анда 10-12ләп кеше җыела икән.

“Бу мәчет яки гыйбадәт йортына әйләндерелгән торак йорт. Анда исламның радикаль юнәлешенә караган дин әһелләре белем бирә. Бу нигездә нурчылар, сәләфиләр, хизбут-тәхрирчылар”, диелә анда.

Шунда ук Казандагы “Өметлеләр” мәчетендәге Камаль Зант лекцияләре мисал буларак китерелә. Имеш, аның бер китабы Хәнәфи мәзһәбе тәртипләренә туры килми дип табылган, ә шул ук вакытта ул кичен кешеләрне җыеп лекцияләр укыта.

Әлеге мәчетнең имамы Алмаз хәзрәт Сафин исә Зантның лекцияләрендә бернинди начарлык юк дип саный. Аның сүзләренчә, ул күп кенә кешеләрне туры юлга бастырган.

“Аны тыңлап наркоманиядән, эчкечелектән, тәмәке тартудан, гомумән, төрле бозыклыклардан арынып тәртипле яши башлаган кешеләр шактый. Аның лекцияләрен бик яратып тыңлыйлар”, ди ул.

Шул ук вакытта Сафин Зантның, газета язганча, лекцияләрне мәчеттә алып бармавын һәм басманың монда ниндидер үз сәясәтен истә тотып язу ихтималлыгын әйтә.

“Бу мөселманнарны таркату, алар арасына шик кертү өчен эшләнәдер инде. Камаль җәй көнне ачылган "Семья" дигән төбәк оешмасында кичен лекцияләр укый. Мәчет бернинди лекцияләр дә оештырмый. Ләкин оешма белән мәчет берүк бинада урнашкан. Бәлкем шуңа бутыйлардыр", ди ул.

Татарстан экстремизм үсеше өчен уңай икән

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте исә "Независимая газета"га яшерен мәдрәсәләрнең булуын раславын, әмма аларның инде элекке мөфти вакытында ук эшләвен һәм көч структураларның бу хакта белүен әйткән булса да, “Азатлык” сорауларына җавап бирүдән баш тартты.

“Независимая газета”да барысы да язылган. Башка яңалык юк. Ярдәм итә алмыйбыз”, диде матбугат вәкилләре белән эшләүче Ришат Хәмидуллин.

Ләкин иң кызыгы, әле инкыйлабка кадәр дә татар бабайлары, абыстайлар үзләренең өйләренә дин белән кызыксынган кешеләрне җыя торган булган. Гомумән, дәгъват алып бару уңай күренеш буларак бәяләнгән.

Хәзер исә яшерен мәдрәсәләр башлангычында элекке мөфти Госман хәзрәт Исхакый әнисе исеме белән йөртелгән “Рәшидә” үзәге тора икән. Бу хакта “Независимая газета”га Татарстан мөселманнарына шактый “таныш” булган Русиянең стратегик тикшеренүләр институтының Идел буе төбәк һәм этнодини тикшеренүләр үзәге башлыгы Рәис Сөләйманов әйткән.

“Мөслимә” иҗтимагый оешмасы вәкиле Әлмирә Әдиятуллина исә мөфтият тирәсендә йөргән моның ише кешеләр республиканы пычратыр өчен эшлиләр дигән фикердә.

Соңгы вакытта террорга каршы күнегүләр дә оештырыла башлавын искә алырга була. Шулай ук бүген Татарстан Дәүләт Шурасының канунилык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында республиканың эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов сәләфичелек идеялары киң таралуы, “Хизб ут-Тәхрир”, “Әт-такфир” һәм башка тыелган халыкара экстремистик оешмаларның эшчәнлек алып бару очраклары билгеле булуын әйтте. Баксаң, Татарстан экстремизм үсеше өчен бик уңай урын икән. Аның сүзләренчә, быел гына да Казанда һәм Чистайда терактлар оештырырга планлаштырган кораллы ике җинаятьчел төркем ачыкланган. Барлыгы дүрт елда йөзгә якын кеше җинаять җаваплылыгына тартылып хөкем ителгән.
XS
SM
MD
LG