Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилдән кайткач Крганов аңлатмалар бирде


Әлбир Крганов
Әлбир Крганов

Чуашстан мөселманнары җитәкчесе һәм Мәскәүнең альтернатив мөфтие, Русиянең Җәмәгать Пулатының милләтара мөнәсәбәтләр һәм дин иреге комиссиясе рәисе урынбасары Әлбир хәзрәт Крганов Израиль һәм Фәләстиндә, Көньяк Осетия республикасында сәфәрдә булып кайтты.


Әлбир Кргановны Көньяк Осетиянең Цхинвал шәһәренә “Русиянең ирекле сайлау” вакыфы чакырган. Мөфти анда президент сайлавын һәм урыс теленә икенче дәүләт теле дәрәҗәсе бирүне сорап уздырылган референдумны күзәткән.

Әлбир Крганов “Азатлык”ка белдергәнчә, осетиннар татарларның башка милләтләр арасында саклануы, Татарстандагы милләтара татулык белән кызыксынган. Осетиядә татарны искә алулары зур шатлык булды, ди Чуашстан һәм Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов.

“Русиядә антисемитизм юк. Ә Шевченко белдерүе?”

Көньяк Осетиягә сәфәр кылганчы, мөфти Израил һәм Фәләстиндә булып кайтты. Җәмәгать Пулаты вәкилләре Израил парламенты – Кнессетта урыс телле депутатлар белән очрашты. Сүз Русия-Израил мөнәсәбәтләре, Русиянең Иран белән хезмәттәшлеге турында барды.

Оппозиция төркеме депутаты Роберт Тивьяев фикеренчә, бүгенге антисемитизм Израилгә нәфрәт белән бәйле. Русиядә дәүләт дәрәҗәсендә антисемитизм, ягъни яһүдләргә каршылык юк, дип саный Тивьяев. Шул ук вакытта “Безнең йортыбыз - Израил” партиясе депутаты Фаина Киршенбаум, Русиянең Җәмәгать Пулаты әгъзасы Максим Шевченко белдерүен ничек кабул итәргә икән, дигән сорау биргән.

Максим Шевченко экстремист Андерс Брейвикның 22 июльдә Норвегиядәге яшьләр җәйләвендә 69 кешене атып үтерүе Израилгә булган мәхәббәте белән бәйле булуы турында белдергән иде.

Киршенбаум соравына Әлбир Кргановка җавап бирергә туры килде. Бу исә матбугат чараларына коткы таратырга мөмкинлек бирде. Мөфтиләр Шурасы, Кавказ мөселманнары ягында торган “Ансар” сайты newsru.co.il сәхифәсендәге язманы тулысынча алып, аңа “Крганов Израилдә Шевченконы гаепләде” дигән яңа исем куеп, күчереп бастырды.

Чынлыкта мөфти Шевченконы гаепләгәнме? Бу очракта Үзәк Диния нәзарәтенә альтернатива булган Мөфтиләр Шурасы Кргановның халыкара эшчәнлеген бозып күрсәтмиме?

“Бу провокация булды. Мин “Безнең йортыбыз - Израил” партиясе депутаты Фаина Киршенбаумга җавап биргәндә, "Җәмәгать Пулаты вәкиленең үз фикерен белдерергә хакы бар, ләкин бу Пулат исеменнән әйтелде дигән сүз түгел", дидем.

"Моның өчен Җәмәгать Пулаты секретаре, комиссияләр бар – менә шул сүз генә әйтелде. Моны кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары Әлбир хәзрәт Шевченкога каршы әйтә дип, кеше фикерен чуалтты. Мин әйткән сүзләрне Израилгә барган вәкилләр дә раслый ала”, ди мөфти Әлбир Крганов.

“Шевченко белән аңлашылмаучанлык юк”

Израил-Фәләстин сәфәреннән соң мөфти белән Максим Шевченко арасында сөйләшү булган. Безнең арада бернинди дә аңлашылмаучанлык юк, ди Әлбир Крганов.

“Әлбәттә, Шевченко үз фикерен әйтә ала. Без алай кискен әйтмәсәк тә, үз фикеребез, кайбер мәсьәләләрдә ризасызлыгыбыз бар. Израил дәүләте тарафыннан мөселманнарга карата булган карашларның бөтенесе белән дә килешмибез.

Кайсы яктан гына булмасын, радикаль төркемнәр тарафыннан үткәрелә торган шартлаулар, кеше үтерүләргә каршы. Кеше тормышы бик кадерле. Нинди генә карашта, дини фикердә, милләттә булмыйк, үзара аңлашырга тырышырга тиешбез. Безнең бу мәсьәләдә карашыбыз шундый: дәүләтләр, халыклар арасында дуслык булырга тиеш”, ди Әлбир Крганов.

Мөселманнар Фәләстин дәүләте булуын тели

Мөфти сәфәр вакытында Израил мөселманнары белән дә очрашкан. Биредә мөселманнар саны ил халкының 20%ын тәшкил итә икән.
“Кнессетта да мәчет булуы мине шаккатырды. Моны көтмәгән идем. Әлбәттә, мөселманнарны борчыган сораулар бар. Алар Фәләстин дәүләте булуны тели. Ул аларның аңлашыла торган теләкләре. Русия бу дәүләтне таный”, ди Әлбир Крганов.

Израил һәм Фәләстиндә булып кайткан мөфти, Русиянең Җәмәгать Пулаты вәкиле Әлбир хәзрәт Крганов, алга таба ике халык, ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау, тыныч тормыш турында уйларга кирәк, дигән фикердә кала.
XS
SM
MD
LG