Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркның Зукотти паркы протестчылардан арындырылды


Нью-Йоркның Зукотти паркы протестчылардан арындырылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:30 0:00

Нью-Йорк полициясе шәһәр үзәгендәге паркны “Уолл Стритны басып ал” чарасында катнашучылар чатырларыннан чистартты.

Нью-Йорк полициясе шәһәр үзәгендәге паркны “Уолл Стритны басып ал” чарасында катнашучылар чатырларыннан чистартты.

Нью-Йорк полициясе шәһәр үзәгендәге паркны биредә Сентябрь аеннан бирле барган “Уолл Стритны басып ал” чарасында катнашучылардан чистартты.

Зукотти паркы хәзерге финанс системы ширкәтләргә һәм байларга гына файда китерә дип протест белдерү хәрәкәтенең үзәгенә әверелгән иде.

Хакимият парк пычрак һәм куркыныч урынга әверелде, аны чистартырга кирәк дип белдерә.

“Уолл Стритны басып ал” чарасы Кушма Штатларның башка шәһәрләрендә һәм дөньяда да шуңа охшаш протест җыеннарына этәргеч биргән иде.

Нью-Йорктагы паркка тотынганчы исә АКШ хакимиятләре илнең башка шәһәрләрендә дә протест лагерьларын чистартты. Мондый чистарту Портленд, Денвер, Солт-Лэйк-Сити, Оакланд шәһәрләрендә узды.

Зукотти паркына исә полиция төнлә килеп, анда чатырларда яшәүчеләргә, әгәр дә ун минут эчендә китмәсәләр кулга алыначакларын белдергән.

Парктагы берничә йөз протестчының күпчелеге аннан киткән, калган кечкенә бер төркемне полиция уратып алган һәм тоткарлаган.

Майкл Блумберг Зукоттины чистарту чаралары турында чыгыш ясый
Майкл Блумберг Зукоттины чистарту чаралары турында чыгыш ясый
Нью-Йорк мэры Майкл Блумберг идарәсе протестчыларны парктан чатырларын җыеп вакытлыча китеп торырга чакырды һәм парк чистартылганнан соң, аларга кире кайту мөмкинлеге бирергә вәгъдә итте. Әмма аларга паркта чатырларны яңадан урнаштыру мөмкинлеге бирелмәячәге әйтелде.

Протестчылар исә хакимият үз гамәлен һигиена һәм иминлек дигән ялган сылтаулар белән акламакчы була ди.

Дүшәмбе көнне Калифорния штатының Окленд шәһәрендә полициянең махсус көчләре протест лагерен көч белән таратканда утызлап кешене кулга алды.

Окленд мэры Джин Кюэн иртә таңда үткән бу чараны күптән түгел ул протест җыенына якында гына бер кешенең үтерелүенә бәйләде.

“Бу лагерь урынында инде берничә мәртәбә көч куллану булды, күптән түгел анда бер кеше үтерелде. Башка кешеләргә дә зарар килгәнче лагерьны таратырга кирәк”, - диде Кюэн.

Әмма Окленд мэрының өлкән хокукый киңәшчесе, ватандашлык иреклекләрен яклаучы Дэн Сигел лагерьне көч белән таратуга ризасызлык белдереп вазифасыннан китүен игълан итте.

Нью-Йоркта яшәүче Жан Клосен “Уолл Стритны басып ал” чарасын яклый һәм Оклендтагы чистартудан соң полиция Зукотти паркы кебек урыннарны демонстрациячеләрдән әллә ни озак вакытка бушата алмаячак дип белдерде.

“Мин өйдә интернеттан Оклендтагы хәлләрне туры эфирда карадым. Анда кешеләр китсәләр дә иртәгә кире кайтачакларын белдерде. Минемчә, Нью-Йоркта, паркта да искиткеч рух һәм без китмәячәкбез. Без кире кайтачакбыз. Алар безне бәреп чыгарырга маташачак, әмма алар бәреп чыгарса да, кире кайтачакбыз”, - диде Колсен.

Зукоттидагы бер чатырда яшәүче Натан Стув исә полициянең чаралары халыкның ачуын гына чыгара һәм киләчәктә урам җыеннарына тагын да күбрәк кеше киләчәк.

“Оклендта полиция максатына ирешә алмады, чөнки протестларга тагын да күбрәк кеше кушылды һәм ул тагын да сугышчанрак, тагын да тәвәккәлрәк һәм зуррак чарага әверелде”, - ди Стув.

Ширкәтләрнең комсызлыгына һәм коррупциягә каршы бу җыеннарда күбесенчә яшьләр катнаша. Алар илнең төрле шәһәрләрендәге паркларда тирмә шәһәрчекләре оештырды.

Президент һәм Конгресс сайлауларына бер ел калып барганда, “Уолл Стритны басып ал” чарасы Кушма Штатлардагы икътисадый гаделсезлек арта бара дип ризасызлык белдерүчеләрне бергә туплады. Алар илнең калган өлеше бик авырлык белән генә тормышның очын-очка ялгый алганда, бер процент кәсепчеләр һәм сәяси элита байый бара дип протест белдерә.

Демонстрациячеләр шулай ук быел Якын Көнчыгыштагы кайбер илләрдә хакимият алмашына китергән Гарәп язы күтәрелешеннән дә рухлануларын әйтә.
XS
SM
MD
LG