Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 15:01

Быел Татарстан София Гобәйдуллина исеменә багышлап фестиваль үткәрә. Шушы фестивальнең шәрәфле кунагы Америкада яшәүче татар композиторы Мәсгүдә Шәмсетдинова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.


Татарстан зыялылары, милли җәмәгатьчелек София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка фестиваленә зур игътибар бирә. Дөньякүләм мәшһүр композитор София Әсгать кызы Германиядә яши һәм авангард стилендәге симфоник музыка иҗат итә. Аның исемендә Казанда халыкара фестиваль оештырылды, заманча музыка үзәге ачылды. Аңа Казан шәһәренең шәрәфле ватандашы дигән исем бирелде.

Быелгы фестивальгә Америкада яшәүче татар композиторы Мәсгүдә Шәмсетдинова чакырылу уңаеннан, Мәсгүдә ханым белән үткәрелгән кыска гына әңгәмә “Азатлык” радиосының эфирында һәм интернет сәхифәсендә дөнья күрде.

Тыңлаучылар һәм укучыларның зур өлеше, София Гобәйдуллина татарча белми, аның музыкасында миллилек юк дип, дәррәү күтәрелде, икенчеләр радиобызның интернет-форумында София Гобәйдуллина белән горурланулары турында язды. Ә чынлыкта кем белән горурланырга?

Мәсгүдә Шәмсетдинова да мөнәҗәтләр генә башкарып калмый, зур оркестрларга симфонияләр яза, мондый иҗатның милләткә бәйләнеше бармы? Татар милли сәнгатенә, татар зәвыгына тәңгәллеге бармы? Чит илдә яшәп, зур һәм катлаулы әсәрләр тудыручы милләттәш сәнгатькәрләр белән горурлану урынлымы?

– Мәсгүдә ханым, шушы фестивальнең шәрәфле кунагы һәм катнашучы буларак әйтегез әле, бу кайтуыгызда нинди көй, нинди фикер сезнең өчен үзәктә яңгырый – лейтмотив булып тора?

– Кайда гына булса да, бөтен татарның күз карашы Казанга төбәлгән. Элек Мәскәүне өченче Рим дип әйтсәләр, мин Казанны дүртенче Рим дип әйтер идем. Минемчә, шушы гасырда Татарстан һәм Казан үзен шул хәтле дөньяга күрсәтәчәк, шул яктан республика тарафыннан бик күп эшләр эшләнә.

Казан шушы бөтендөнья музыка фестивале белән тагын үзен күрсәтә. Әлбәттә, Татарстан нефть белән бай. Әмма нефть белән бай илләр бик күп, ә София Гобәйдуллина кебек шәхес дөньяда бер генә. Ул иң көчле композиторларның берсе булып санала.

Шушы фестивальнең Казанда узуы һәм шушы фестивальдә минем симфониям башкарылуы – минем өчен зур бәхет.

– Ачылыш концертыннан соң беренче тәэсирләр ничегрәк? Бер яктан, Казан, Татарстан сагынылгандыр. Икенче яктан, музыка, София Гобәйдуллина үзе.

– Минем стиль – симфоник музыка. Һәм минем өчен Татарстан симфоник оркестры бик кадерле. Бу симфоник оркестр Нәҗип Җиһановтан башланып, Рахлиннар белән бергә күтәрелде. Оркестрның дөнья карашын тоюы – ул республиканың бер асыл җимеше.

Республика башлыклары тарафыннан оркестрга зур әһәмият бирелә икән. Александр Сладковскийның бу оркестрны җитәкчелек итүе зур шәхесләрнең өзелмәвен күрсәтә.

Симфоник оркестр яшәргән. Ул күпкә эмоциональ уйный. Бу бит һәр кеше өчен аңлашыла торган музыка түгел, ләкин залда утыручы халыкның музыка тыңлавы ул симфоник оркестрның җитди рәвештә үсешен күрсәтә.

– Фоат Мансуров вафат булганнан соң татар кешесе булмастыр дип борчылган иделәр. Димәк, Сладковскийның дирижерлык дәрәҗәсе һәм безнең оркестрның оста музыкантлары иң югары дип әйтергә мөмкин?

– Симфоник музыка, аның стиле милләткә генә карамый. Без беләбез, симфоник оркестр Натан Рахлин вакытында нинди югарылыкта иде. Натан Рахлин һәм Нәҗип Җиһанов оркестрны өф-өф итеп, бөекләп күтәрделәр. Советлар Союзы заманында иң көчле оркестрларның берсе иде. Шуңа күрә эш милләттә түгел, ә профессиональлектә.

– Кызык бит, Киевтан кайтарылган Натан Рахлин Казанда профессиональ музыканы шундый дәрәҗәгә күтәргән. Шулай ук Мәскәүдән, Петербурдан килгән Сладковский Казандагы оркестрны тагы да югарырак дәрәҗәгә күтәрә. Һәм Америкадан Мәсгүдә Шәмсетдинова. Ул үзе Сиетлда яшәп, иҗат итә. “Чыңгызхан” симфониясен беренче генә башкару түгел. Ничек көтәсез бу концертны?

– Шул симфоник оркестр минем бар зур әсәрләремне башкарды. Татарстан республикасының симфоник оркестры алдында мин һәрвакыт башымны иям. Чөнки аның һәрбер музыканты – үзенә күрә бер язмыш.

Бу симфоник оркестр миңа беркайчан да хыянәт итмәде, әсәрләремне югары дәрәҗәдә башкарды. Иң беренче минем музыканы башкаручы Натан Рахлин иде.

Вакытында ул әйтте: “Девочка моя, ты продолжай писать, не смотря ни на что, если даже в жизни будет трудно”. Башта аны аңламыйсың, соңыннан гына аңладым, зур музыка язу чыннан да күп тормыш таләп итә. Фоат Шакирович чыннан да бик күп симфонияларымны башкарды. Шулай ук Рәшит Скуратов бик яхшы башкарып чыкты беренче симфониямне.

Әлеге фестивальнең программасы шулкадәр көчле итеп төзелгән: музыкантлар Юрий Башмет, Давид Герингас, бөтен дөньяга билгеле композиторларның Казанда башкарылуы, минемчә, тиздән дөнья музыкантлары Казанга килеп, шушы симфоник оркестр белән эшләүне үзләренә бик зур бәхет итеп сизәчәкләр. Мин сизүемчә, безнең симфоник оркестр тиздән дөньяны шаккатырачак.

Мин Сиетлда тик кенә утырмыйм. Бу кайтуыма Һади Такташның драмасы буенча язылган “Җир уллары трагедиясе” ораториясен язып бетердем, шуның репетициясе белән шөгыльләнәбез.

Бик рухланып кайттым, чөнки хәзер Татарстан, мәдәният министрлыгы, симфоник оркестр тарафыннан миңа шул хәтле зур хөрмәт, игътибар бар. Элек тә мин “әйдә халыкка хезмәткә” дигән Тукай сүзләре белән яшәдем. Һәм шундый зур хөрмәт күрсәтелеп ерактан, Америкадан шундый чарага чакыру – минем өчен зур дәрәҗә.

– Мәсгүдә Шәмсетдинова Америкага кайтып киткән вакытта трагедиясенең репетицияләре дәвам иткәннән соң, тагы бер утырып йомгак сөйләшүе булсын. Туган якка, башка шәһәрләргә барырга, Казанда кешеләр белән очрашырга вакыт табылырмы?

– Мин үзем дөньяның иң матур авылыннан, Кышлай елгадан, Аскын районы. Хәзер анда бик яхшы санаторий төзелде. Ул әтинең һәм әнинең туган авыллары арасында төзелгән.

Татарстанга кайткан саен, мин һәрвакыт Башкортстанга барам. Шунысы да куанычлы, Аскын районында музейда хәзер минем почмагым бар, шуңа күрә мин анда кадерле истәлекле әйберләрне алып кайтам.

– Туган якка сезне еш чакыралармы?

Туган якларга, әлбәттә, чакыралар. Өч туган авылым бар. Икесе – әтинеке һәм әнинеке, өченчесе – әтинең энесенең авылы. Мин анда һәрвакыт кадерле кунак.

Чаллыга бик барасым килде. Әмма анда ниндидер уку йорты түрәсе, Мәсгүдә Шәмсетдинова кем соң ул, нинди шигырьләр яза, нинди китаплары бар, дип төпченгән икән. Минем китаплар түгел, симфонияләр язганны белсәләр, андый агайлар...

– Швециядә укып, тәҗрибә алмашып, төрле төбәкләрдә фольклор җыеп, Петербурга барып, фәлсәфә буенча кандидатлык диссертация яклаган ул Мәсгүдә Шәмсетдинова. Бәлки, андый китаплары да бардыр.

– Бастырасы китаплар күп, әмма әле бик музыка язасы килә. Картайгач, пенсиягә чыккач, китаплар бастыра башлармын. Минем улларым һәрвакыт әйтә: “Әни, туктамадымы, музыка киләме?” Килә, мин әйтәм.

– София Гобәйдуллина Германиядә бер авылда яши. Хәзер ул үзенә кирәкле гомерен озын итә торган зур карт имән тапкан ди. Ул шул агач янында яши һәм Казанга кунакка кайта. Мәсгүдә Шәмсетдинова исә Америкага китә. Нинди гаҗәп хәл бу?

– Туган илемдә бөтен куакларны кочаклап чыктым инде. Кочакламаган ботак калмады. Мин заманында кайда гына булмадым. Кайда гына булсаң да, талант бирелгән икән, ул сиңа кайда да язылган. Мин Сиетлда Тын океан читләрендә аякларымны болгатып утырам. Әни әйткән иде: “Арып беткәч, дөньяның читенә барып утырып, аякларымны болгатырга иде”.

Менә шулай мин хәзер Сиетлда, Тын океан ярларында. Америка турында әйткәндә, ул чыннан да яхшы иҗат йорты. Мөмкинчелекләр бик зур. “Җил уллары трагедиясе” кебек әсәрне язар өчен, бер ел бикләнеп утырырга кирәк.

Алдагы көннәрдә тагы бер зур проект бар. Аны язар өчен миңа тагы бер ел бикләнеп утырырга кирәк. Шуңа күрә София Гобәйдуллина имәнне кочаклап көч алса, мин Тын океан янында утырып көч алам.

– Америкада испаннар да бар, африканнар да бар. Анда сезне – Русиядән килгәннәрне кыерсытмыйлармы? Русиядән килгән яки татар дип.

Мин Америкага барганда, инглизчә белми идем. Инглиз телен өйрәнер өчен мин “Дөнья бишек көйләре” дигән проект башладым. Сиетлда дөньяның бөтен халыклары яши. Нинди генә милләт булмасын, алар белән сөйләшү максаты белән, алардан бишек көйләрен сорадым.

– Ә нинди милләт кешеләре Сиетлда яши?

– Сиетлда нинди милләт кешеләре яшәми дип сора. Бу шәһәргә 150 ел. Технологияләр буенча бик көчле шәһәр. “Боинг”ка совет республикаларыннан күпләп килгәннәр.

Миңа тагы дөнья халыклары ничек ашарга пешерүләре кызык. Рестораннарга барып, ничек пешергәнсез дип сорыйм. Барысын аңлатып бирәләр, кызыксынганны яраталар.

– Нинди халык мөһимрәк соң? Бездә соңгы вакытта урыслар һәм православлар мөһимрәк дигән тенденция бара.

– Беренчедән, анда ак тәнле кешеләрнең милләтләре юк. Барыбызны да урыслар диләр. Яхшы нәрсә ишетелсә, мин алар үзбәкләр дип әйтәм. Начар әйбер ишетелсә, алар урыслар дип әйтәм. Кыерсытсалар, кешеләр Америкага агылып бармас иде. Анда булмаса – бирәләр, булса – тартып алалар. Байлардан күп налог түләттерәләр, хәерчеләргә китереп бирәләр.

– Инде хәзер без Мәсгүдә Шәмсетдинованың “Чыңгызхан” симфониясен хәзерге дирижер Сладковский идарәсендә тыңладык. Нәрсә турында бу?

Бик катлаулы категория. Композитор бер нәрсә уйлап язарга мөмкин, дирижер икенче нәрсә китереп чыгарырга мөмкин. Фоат Мансуров симфонияне башкарганда, ул аны татарлык ягыннан чыгара иде. Александр Сладковский Чынгызханны дөньяви шәхес буларак чыгарачак. Мин Чыңгызханның татарга йогынтысы булыр дип уйламаганмындыр.

– Миндә “Кешелек тарихы” дигән китап бар. Бөтен тарихи вакыйгалар кергән. Татар дигән сүз тарихта юк, “Чыңгызхан” дигән төшенчә белән генә кереп киткән. Димәк, Чыңгызхан татар композиторы Мәсгүдә Шәмсетдинова тарафыннан симфония язарга лаек.

Шунысы кызык, күптән түгел симфония Youtubeда чыкты. Карыйм, башка бик яхшы профессиональ композиторлар әсәрләре дәрәҗәсендә тыңлана. Шул симфониям аша минем башка симфонияларны да тыңлыйлар.

* * * *

Америкада яшәүче татар композиторы Мәсгүдә Шәмсетдинова белән алып барылган бу әңгәмә татар сәнгатькәренең дөньякүләм танылуы һәм аның милли үзаңын саклау мөмкинлеге турында.

София Гобәйдуллина кебек үк Мәсгүдә ханым да катлаулы симфонияләр яза, чит илдә яши, шул ук вакытта ул милли тормышны яхшы белә, халык иҗаты, Ислам мәдәнияты һәм төркичелек аңа бик якын.

Бу нисбәттән, Мәсгүдә Шәмсетдинова башка мәшһүр милләттәшләребездән аерылып тора, ләкин барыбер ул да заман кешесе. Аның карашларына да бөтен дөнья һәм көнбатыш илләр зәвыгы тәэсир иткән. Безнең барыбызга да шунысы кызык: “Чыңгызхан” симфониясен иҗат иткән Мәсгүдә ханымны да бөтен дөньяда дистәләгән илләрдә таный алырлар микән?

Иң мөһиме: татар зыялылары мәшһүр татарларның бер-берсенә охшамауларын, кайвакытта дөнья цивилизациясе өлеше булып китүләрен “кичерергә”, яки аңларга сәләтлеме? Менә шул турыда сез дә үз фикерләрегезне әйтә яки язып җибәрә аласыз:

"Азатлык" радиосының Казан бюросы
420012 Казан 12, а/я 155
Телефон +(7843) 570 5247
e-mail: kazan(at)azatliq.org

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG