Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Русиянең Ан-72 очкычы тоткарланды


Сишәмбе Кабул һава аланында Русиянең Ан-72 очкычы тоткарланды. Экипажның язмышы хәзергә билгеле түгел, әлегә рәсми аңлатмалар да бирелмәде.

Русия мәгълүмат агентлыклары билгеләп үткәнчә, Ан-72 Таҗикстанда мәхкәмә карары белән конфискацияләнгән Rolkan һава ширкәте очкычлары кебек Һолландиянең Suprem Food ширкәтенә хезмәт күрсәтә.

Әлеге очкычларның тоткарлау сәбәбе дә охшаш, аларның очарга рөхсәт кәгазьләре булмаган.

Үткнән атнада Таҗикстанда Rolkan һава ширкәте пилоты Владимир Садовничий һәм Эстония ватандашы Алексей Руденко сигез ел ярымга хөкем ителде. Алар контрабандада, халыкара очу кагыйдәләрен бозуда һәм канунсыз чикне узуда гаепләнә.

Русия хакимияте бу хөкем карары белән килешмичә Таҗикстанга бу гамәл өчен каршы чаралар күреләчәген дә белдергән иде.
XS
SM
MD
LG